Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында яшәүче 21 яшьлек ир-егет мунчага ут төртүдә гаепләнә

Җинаятьче бу гамәлне зыян күрүченең улына карата дошманлык мөнәсәбәтләре белән аңлата.

Кукмара районы прокуратурасы Олыяз авылында яшәүче 21 яшьлек егеткә карата җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул ут төртү юлы белән чит кеше милкен юк итүгә омтылуда гаепләнә.

2021 елның 4 октябрендә Олыяз авылында яшәүче ир-егет исерек килеш авылдашының мунчасына ут төртә. Нәтиҗәдә мунча тулысынча янып бетә. Калган йорт корылмалары зыян килми - янгын вакытында сүндерелә. Хатын-кыз матди зыянны 280 мең сумга бәяли.

Соңрак җинаятьчене тоткарлыйлар. Ул үз гаебен таный һәм бу гамәлне зыян күрүченең улына карата дошманлык мөнәсәбәтләре белән аңлата.

Җинаять эше Кукмара районы судына җибәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk