Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында янгында сыер һәм өч үгез үлгән

Янгын Кенәбаш авылында була.

Кукмара районында янгында сыер һәм өч үгез үлгән. Бу хакта Кукмара районының 117нче янгын сүндерү-коткару часте хәбәр итә.

22 август көнне 12.50 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Кенәбаш авылының Средняя урамында янгын чыгуы турында хәбәр алына.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, 118 квадрат метр мәйданда хуҗалык корылмалары һәм 8нче йорт яна торган була, утның өч метр ераклыкта урнашкан күрше 10нчы йортка таралу куркынычы да яный.

Янгын бүлекчәсен хуҗалар каршы алып, сарай эчендә сыер һәм өч үгез калуын җиткерә. Ачык ут аркасында сарай эченә үтеп керү мөмкин булмый.

Янгын нәтиҗәсендә 118 квадрат метр мәйданда сарай, келәт һәм мунча кара күмергә әйләнә, 8нче йортның 15 квадрат метр мәйданда фронтон өлеше зыян күрә.

Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев