Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында узган команда-штаб өйрәнүләре «яхшы» билгесенә бәяләнде

Районда команда-штаб өйрәнүләренең беренче этабына нәтиҗәләр ясалды.

Кукмара районының идарә органнары, гражданнар оборонасы штабының эвакуацияләр буенча эшне оештыруга әзерлеге «яхшы» дип бәяләнде. Татарстан Республикасы, Гражданнар оборонасы һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасы өлкәсендә вәкаләтләрне гамәлгә ашыру бүлеге начальнигы Павел Родионов команда-штаб өйрәнүләренең беренче этабы нәтиҗәләре буенча узган утырыш вакытында шундый бәя бирде.

«Минем эш төркеме куйган бурыч үтәлде дип саныйм. Идарә, гражданнар оборонасы органнары киләсе бишьеллыкка укытылды. Эвакуацияләнгән халыкны кабул итүне планлаштыру нәтиҗәләре буенча районның эвакуация кабул итү комиссиясенең әзерлеге һәм эшчәнлеге тиешле таләпләргә туры килә. Районның идарә органнары, гражданнар оборонасы көчләре куелган бурычларны үтәргә әзер. Укытуның беренче этабы “яхшы” билгесе белән бәяләнә», - дип билгеләп үтте Павел Родионов.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев