Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында ут торак йортның эчке өлешенә һәм чормасына зыян салган

Янгын мәйданы 120 квадрат метрны тәшкил итә.

Кукмара районында ут торак йортның эчке өлешенә һәм чормасына зыян китергән. Бу турыда Кукмара районының 117нче янгын-коткару частендә хәбәр иттеләр.

Нормабаш авылының Һади Такташ урамында торак йорт януы турында хәбәр 117нче янгын сүндерү һәм коткару бүлегенең элемтә пунктына кичә 18.27 сәгатьтә килеп ирешә.

Янгын сүндерү бүлекчәсе хезмәткәрләре килеп җиткәндә торак йортның эчке ягы һәм чорма өлеше яна торган була. Утның торак йортка терәп үк төзелгән сарайга күчү куркынычы була.

Янгын нәтиҗәсендә торак йортның эчке ягы һәм чорма өлеше яна. Янгын мәйданы 120 квадрат метрны тәшкил итә.

Зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар юк.

фото: Кукмара районының 117нче янгын-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk