Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында төнлә сарай янган

Янгын Кенәбаш авылында чыга.

22 август көнне 1.44 сәгатьтә 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Кенәбаш авылының Верхняя урамындагы бер хуҗалыкта янгын чыгуы турында хәбәр алына.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, 25 квадрат метр мәйданда сарай ачык ут белән яна торган була, утның бер метр ераклыкта урнашкан мунчага таралу куркынычы яный.

Янгын сүндерүчеләрне хуҗалар каршы алып, сарай эчендә кешеләр һәм мал-туар юклыгын әйтә.

Ут нәтиҗәсендә сарай кара күмергә әйләнә. Янгын сүндерүчеләр аны күрше хуҗалык корылмаларына һәм торак йортларга таратуга юл куймый.

Фото: 117нче янгын сүндерү-коткару часте

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk