Татарстан буенча барлыгы 29 яңа очрак теркәлгән.
Республикада Covid-19 белән зарарлануның 29 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.
Дүрт очрак – читтән кертелгән, калганнары - элемтә нәтиҗәсендә.
Казанда коронавирус йоктыруның 16 очрагы ачыкланган, Саба районында – биш, Яшел Үзән, Түбән Кама районнарында – икешәр, Балтач, Кукмара, Питрәч районнарында – берәр.
Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 5988 Covid-19 очрагы теркәлгән, 4797 кеше терелгән.
фото: «Татар-информ»
Нет комментариев