Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында үткән ел 16225 пенсионерга барлыгы 2 миллиард 600 миллион сум күләмендә акча түләнгән

Район Пенсия фонды идарәсенә 23 мең кеше мөрәҗәгать иткән

Район Пенсия фонды идарәсендә үткән елдагы эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елгы эшчәнлекнең төп юнәлешләренә багышланган җыелыш булды.

- Районыбыз гражданнарын пенсия һәм социаль түләүләр белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү буенча барлык чаралар законнарда каралган срокларда һәм югары сыйфат белән башкарылды, 9 айлык нәтиҗәләр буенча рейтингта без 2нче урында, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында әлеге идарә җитәкчесе Марсель Төхбәтуллин.

Үткән елда  бирегә 23 мең кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 97 проценты – электрон юл белән. 16225 пенсионерга  барлыгы 2 миллиард 600 миллион сум күләмендә пенсия, пособие һәм башка социаль түләүләр башкарылган. Картлык буенча иминият пенсиясенең күләме  уртача  1076 сум 91 тиенгә артып - 13405 сум, барлык пенсияләрнең уртача күләме – 12524 сум 45 тиен тәшкил иткән. Ел дәвамында 903 пенсия билгеләнгән.

Авыл хуҗалыгында 30 календарь ел эшләгән һәм авылда яшәвен дәвам итүче 2132 кешегә пенсияләренә өстәмә түләү билгеләү буенча зур эш башкарылган. Программа эшли башлаганнан бирле 4114 гаиләгә ана капиталы бирелгән.

фото: Эльвира Мубарәкшина/ "Хезмәт даны"

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk