Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында смартфон һәм азык-төлек урлаучыны тотканнар

59 яшьлек ир-ат шәхси йорт верандасына тәрәзәне алып кергән.

Кукмарада росгвардиячеләр йорт басып йөрүчене тотканнар. Бу хакта Татарстан Росгвардия матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Кичен Росгвардия отряды Магистральная урамындагы йорттан әйберләр урлануы турында хәбәр алган. Ачыкланганча, хуҗалар икенче катта йоклаганда берничә тапкыр хөкем ителгән 59 яшьлек ир-ат шәхси йорт верандасына тәрәзәне алып кергән. Ул смартфон һәм азык-төлек урлаган. Әмма сиздермичә генә чыгып китә алмаган, көтмәгәндә верандага хуҗа хатын килеп чыккан.

Хуҗалар каракны росгвардиячеләргә тапшырган. Әлеге факт буенча “Урлау” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган. 
Татар-информ

Фото: пресс-служба Росгвардии РТ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев