Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында ике кешедә коронавирус очрагы ачыкланган

Бөтен вакыт эчендә республикада Covid-19ның 46 240 очрагы теркәлгән.

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 367 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта ТРда коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Җиде кеше чирне читтә йоктырып кайткан, калганнары якыннан аралашканда йоктырылган. 37 кеше дәваханәгә салынган, 330 кеше өйләрендә дәвалана.

Казанда – 213, Яр Чаллыда – 34, Яшел Үзән районында – 14, Чистай районында – 13, Тукай районында – 11, Лаеш һәм Минзәлә районнарында – унар, Югары Ослан районында – 8, Зәй районында – 6, Азнакай, Түбән Кама районнарында – бишәр, Менделеевск, Нурлат, Чирмешән районнарында - дүртәр, Биектау, Питрәч, Теләче районнарында – өчәр, Буа, Кама Тамагы, Кукмара, Лениногорск, Ютазы районнарында – икешәр, Аксубай, Актаныш, Балтач, Алабуга, Мамадыш, Мөслим, Саба районнарында – берәр авыру очрагы ачыкланган.

Бөтен вакыт эчендә Татарстанда Covid-19ның 46 240 очрагы теркәлгән, 38 523 кеше терелгән, шул исәптән 113 - узган тәүлектә.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk