Кукмара районында эшче төркем мәгариф учреждениеләренең яңа уку елына әзерлеге белән танышты
Комиссия вәкилләре, һәр мәктәп, балалар бакчасына кергәч, урында ук үз фикерләрен җиткереп, тиешле күрсәтмәләрне бирде.
Яңа уку елы башланырга бер атнадан артык кына вакыт калып бара. Ә менә белем һәм тәрбия бирү учаклары балаларны кабул итәргә әзерме икән әле? Шушы көннәрдә район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин җитәкчелегендәге эшче төркем җирлекләрдә булып, мәктәп, балалар бакчаларының торышы, янгын куркынычсызлыгы, санитар-гигиена таләпләренең үтәлеше белән танышты.
Байлангар урта мәктәбе безне территориясендәге аллы-гөлле чәчкәләре, ялт итеп торучы яшелчә һәм җиләк-җимеш бакчалары белән каршы алды. Белем йортының эчендә дә буяу пумаласы тимәгән ник бер бүлмә калсын: коридор, сыйныф бүлмәләре – барысында да тәртип. Биредә иң зур эшләрнең берсе булып, әлбәттә, республика программасы буенча азык-төлек блогына капиталь ремонт ясалу тора.
«Бүгенге көндә мәктәптә Байлангар һәм Нормабаш, берничәсе Сазтамак авылларыннан килеп, 65 укучы белем ала. Без аларны кабул итәргә тулысынча әзер. Яңа уку елында 1 сыйныфка алты бала керәчәк. Ашханәгә килгәндә, ул шактый искергән иде инде. Аннары мәктәп бинасыннан бераз читтәрәк булуы да язгы-көзге пычракларда, кышкы салкыннарда йөрергә кыенлык тудырды. Хәзер исә ашханәгә керү өчен өс һәм аяк киемнәрен алыштырасы түгел. Төзекләндерү өч миллион сумнан артыкка төште. Туклану, пешерү, савыт-саба юу заллары - һәммәсе дә яңа. Шулай ук өр-яңа җиһазлар (өстәл-урындык, юынгыч, плитә һәм башкалар) кайтты, җылы су өчен бойлер да урнаштырылды», - ди мәктәп директоры Резеда Кәримуллина.
Байлангар җирлегенә ике балалар бакчасы керә. Байлангар авылындагы ике катлы бакча гөрләп эшләп тора. Биредә балалар саны да шактый, сентябрьдә ике төркемдә 26 сабый булыр дип көтелә. Ә менә Сазтамак авылындагы бакчаның исә хәле мөшкел. Чөнки анда бүгенге көндә нибары өч сабый гына тәрбияләнә. Яңа уку елында да киләбез дип теләк белдерүчеләр юк икән. Шуның өчен бакча алга таба үз эшчәнлеген дәвам итә алырмы, юкмы – билгесез...
Олыяз урта мәктәбендә, Балыклы авылындагы филиалны да кертеп, 168 бала исәпләнә. Белем көнендә Олыязда – 18, ә Балыклыда 4 бала тәүге тапкыр белем йортларының бусагасын атлап керәчәк.
«Балалар бакчасы үзенең эшчәнлеген мәктәп канаты астында алып бара. 1 сентябрьдә Югары һәм Түбән Казаклар, Балыклы, Олыяз авылларыннан нибары алты сабыйның гына килүе көтелә. Яшьләрнең күбесе авылда калмый, башлыча шәһәргә китү ягын карый. Шуның өчен дә җирлектәге демографик хәлне яхшы дип әйтмәс идем. Әлеге проблема безне бик борчый. Мәктәптә һәм балалар бакчасында косметик ремонт эшләрен даими башкарабыз. Көз көне “Урал” күмәк хуҗалыгы һәм район ярдәме белән бинаның нигезен тышлап чыктык. Белем йорты чагыштырмача яңалардан исәпләнсә дә, һәрчак тәртипләп, карап торганны сорый. Шөкер, иганәчеләр ярдәменнән ташламый: пычкы, үләннәрне чабу өчен триммер, буяулар - аларның бүләге. Ял көннәрендә балалар бакчасының идәннәрен буяп чыгарга планлаштырабыз. Территориябез дүрт гектар мәйданны били. Шуның бер гектарын яшелчә бакчасы алып тора. Бакча эшләрен техник хезмәткәрләр башкара, аларга җәйге чорда практика узучы балалар да ярдәм итә. Мәктәп бинасында 32 видеокүзәтү җайланмасы бар, шулай ук өстәмә рәвештә гаражга тагын дүртне куйдык», - ди Олыяз урта мәктәбе директоры Алмаз Гарипов.
Федераль программа кысаларында Балыклы авылында яңа мәктәп салыну турында язган идек инде. Мәйданы 600 квадрат метрны тәшкил итүче белем учагының сыйныф бүлмәләре, методик кабинет, ашханә, спорт залы – һәммәсе дә инде чагыштырмача әзер. «Биредә яңа уку елында ике сыйныф комплектта 15 бала укыячак.Яңа мәктәптә стеналарны буяп, идәннәргә линолеум җәю эшләре генә калып бара. Спорт залының идәне исә агачтан булачак. Мәктәп бинасы янында спорт мәйданчыгы урын алачак. Аның да инде эше төгәлләнеп килә. Барлык җиһазлар да кайтты, алар тиздән бүлмәләргә урнаштырылачак», - ди Алмаз Гарипов.
Югары Чура урта мәктәбе дә Белем көненә әзер. Анда Пчеловод, Поршур, Түбән һәм Югары Чура авылларыннан килеп, 109 бала белем һәм тәрбия ала. Укучыларны белем йортына автобус йөртә.
«Сыйныф бүлмәләренә һәм коридорның идәннәренә, спорт залына косметик ремонт ясалды, парта өсләре, урындыклар буялды. Барлык эшләрне кабинет җитәкчеләре һәм иганәчеләр ярдәме белән башкардык. Шулай ук иганәчеләр тырышлыгы белән узган ел мәктәп бинасына сигез видеокүзәтү җайланмасы куелды, быел җәй аенда 29 милли кием тектерелде. Проблемаларыбыз да юк түгел. Мәктәп 1972 елда ук салынган бит, аның түбәсеннән су үтә, шулай ук идәннәрнең дә торышы начар. Белем йортында программа буенча төзекләндерү көтелә», - ди мәктәп директоры Эльмира Тукеева.
Мәктәптән берничә метр читтә урнашкан балалар бакчасына да кердек. 1987 елда сафка баскан бинада проблемалар бихисап булса да, бар җирләре чиста-пөхтә. Сентябрь аенда ике төркемдә 26 бала йөрер дип көтелә.
«Мин вазыйфамда әле бер генә ел. Моңарчы мәктәп системасында эшләгән идем. Бакчага бер дә күләмле ремонт кергәне булмаган. 2021 елда балалар уен мәйданчыгы ясалган үзе, әмма аның белән генә эш бетми бит әле. Тәрәзә-ишекләребез бик начар хәлдә, үтәли җил йөрмәсен өчен, хәтта пленкалар белән дә каплап бетердек. Бүлмәләрдә тулысынча электр чыбыкларын алыштырасы бар, койма да тотарга куштылар, бинаның нигезен ныгыту да безнең көчтән генә килерлек түгел», - ди бакча мөдире Татьяна Леонтьева.
Түбән Чура һәм Поршур авылларында урта мәктәпнең филиаллары, шулай ук балалар бакчалары эшли. Узган ел икесендә дә авыл халкы һәм Вахитов исемендәге хуҗалык ярдәмендә шактый күп эшләнгән: бәдрәф бүлмәләре ясалган, кухня өлеше ремонтланган, җиһазлар алынган. Түбән Чура авылындагы филиалда 9 бала укый. Кызганыч, быел 1 сыйныфка гына укырга керүче юк икән. Балалар бакчасында исә өйдәге шикелле җылы мохит хөкем сөрә. Анда алты сабый тәрбияләнә. Бакча хезмәткәрләре, әти-әниләр һәм балалар белән берлектә авыл клубында концерт куйганнар, шул акчаларга аш-су, чәчтараш, медицина почмаклары һәм уенчык куярга җиһазлар, тамашалар өчен пәрдәләр сатып алганнар. Шулай ук миләш җыеп, макулатура тапшырып, малайлар һәм кызлар өчен ике милли кием дә тектергәннәр. Яңа уку елына әзерлек уңаеннан идәннәр, уен мәйданчыгында да буяулар яңартылган. «2023 елда ремонт булыр дип көтәбез. Бинага керү өлеше, санитар бүлмәне төзекләндерү, бүлмәләрнең стенасын тышлау эшләре планлаштырыла», - ди мәктәп директорының мәктәпкәчә тәрбия буенча урынбасары Роза Чулкова.
Поршур башлангыч мәктәбендә һәм балалар бакчасында да Белем көненә әзерлек эшләре башкарылганы сизелә. Биредә укучылар саны – 8, бакчага йөрүчеләр – 12. Шулай ук киләсе елда ремонт булыр дип көтәләр.
Сәрдекбаш җирлегендәге барлык мәгариф учреждениеләренең дә яңа уку елына әзерлеген бик яхшы дип бәяләрлек. Юлыбызны Яңа Сәрдек авылыннан башладык. Биредә башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы икесе бер түбә астында урнашкан. Бакчага 8 сабый йөри, ә мәктәптә 13 бала укый. Бу җәйдә республика программасы буенча азык-төлек блогына капиталь ремонт үткәрелгән, яңа җиһазлар кайтарылган.
Тырыш авылындагы башлангыч мәктәпнең дә территориясендә чисталык, тәртип. Кече архитектура формаларыннан тегермән һәм ат арбасына да игътибар итми кала алмадык, алар бина каршын бизәп, үзгә бер ямь өсти.
Сәрдекбаш урта мәктәбе ишегалдына узуга, чәчәкләр арасындагы фонтан күзгә ташлана. Мәктәпнең бакчасы да зур икән.
«Узган ел бәрәңге сатып, 80 мең сум акча эшләгән идек. Быел да ярминкәләргә йөрергә ниятлибез. Яшелчә уңышы бик яхшы. Мәктәптә барлыгы 90 бала укый. Икенче каттагы коридордан тыш, барлык сыйныф бүлмәләре һәм коридорларда да ремонт эшләре үткәрдек. Белем йортының ике спорт залы бар. Тренажерлар куелган һәм көрәш белән шөгыльләнү өчен булган залга ремонт бәясе якынча бер миллион сумга төште. Акчаларын үзебез таптык. Бинаның икенче катында илкүләм проект буенча “Үсеш ноктасы” белем бирү үзәге ачылачак. Биредә ике кабинетны төзекләндерү һәм җиһазландыру көтелә», - ди мәктәп директоры Фәнис Нәбиев.
Авылдагы бакча 2019 елдан үз эшчәнлеген мәктәп белән бер түбә астында алып бара. Бакчага 20 бала йөри. Биредә шулай ук бер генә тел-теш тидерерлек урын юк, барысы да тәртиптә.
Әлбәттә, эшләгән кешенең кимчелекләре дә булмый калмый. Комиссия вәкилләре, һәр мәктәп, балалар бакчасына кергәч, урында ук үз фикерләрен җиткереп, тиешле күрсәтмәләрне бирде.
Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»; Резеда Кәримуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев