Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында Covid-19ның яңа очрагы теркәлде

Республикада коронавирусның 88 яңа очрагы расланган.

Тәүлек эчендә Кукмара районында Covid-19ның  яңа очрагы расланды. Бу хакта Татарстанда коронавируска каршы көрәш буенча оперштаб хәбәр итә.

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең 88 яңа очрагы расланды. Аларның 9ы читтән кертелгән, 79ы бер-берсеннән йоккан. 18 кеше дәваханәгә салынган, 70 кеше өйдә дәвалана (аларда җиңел яки симптомсыз формада үтә).

Күрше Саба районында тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенең ике очрагы теркәлгән.

Татарстанда бүгенге көнгә кадәр барлыгы Covid -19ның 1586 очрагы расланган. 340 кеше терелгән. Бу вакыт эчендә 5 кеше вафат булган.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk