Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында Covid-19дан 4,7 меңнән артык кеше прививка ясаткан

Икенче доза прививканы 2950 кеше алган.

Кукмара районында Covid-19дан вакцинацияләү кампаниясе дәвам итә. Бүгенге көндә беренче этапны 4768 кеше үткән, тулысынча - 2950 кеше. Бу хакта Кукмара районы үзәк дәваханәсенең Инстаграмында хәбәр ителә.
«Спутник V» вакцинасын 400 доза кайтарганнар.

«Прививка ясау кабинеты поликлиниканың икенче катындагы 223 бүлмәдә урнашкан. Прививканы медицина ягыннан каршылыклары булмаган 18 яшьтән өлкәнрәк һәр кеше ясата ала», - диелә хәбәрдә.

Прививка ясатучыларга социаль дистанцияне сакларга, җәмәгать урыннарында битлек кияргә, антисептиклардан файдаланырга кирәк.

фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X