Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында Covid-19 белән зарарлануның дүрт яңа очрагы расланган

Республика буенча барлыгы 91 яңа очрак теркәлгән.

Республикада соңгы тәүлектә Covid-19 белән зарарлануның 91 яңа очрагы расланган. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына коронавирус буенча оператив штаб хәбәр итә.

Инфекция йоктырган 26 кеше хастаханәгә салынган, калган 65 кеше өендә дәвалана. Барысы да элемтә нәтиҗәсендә авыручылар.

Казанда коронавирус йоктыруның 39 очрагы ачыкланган, Яр Чаллыда – 18, Кайбыч районында – 6, Аксубай, Актаныш, Кукмара районнарында – 4әр, Чистай, Яшел Үзән районнарында – 3әр, Буа районында - 2, Әлки, Апас, Арча, Чүпрәле, Лаеш, Түбән Кама, Питрәч, Тукай районнарында – берәр очрак.

Татарстанда бу бөтен вакыт эчендә 11784 Covid-19 очрагы теркәлгән, 10340 кеше терелгән. Коронавирус инфекциясе корбаннары 166га җиткән.

фото: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев