Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында өч һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр бакчага түләүдән азат ителә

Компенсация күләмен үзгәртү өчен социаль яклау органнарына барып йөрисе түгел, ул автомат рәвештә арта.

2020 елның 1 гыйнварыннан 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче, җан башына уртача керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә балалар бакчасы өчен ата-ана түләвенә өстәмә компенсациянең күләме 100 процентка кадәр арта. Димәк, алар бакча өчен ата-ана түләвеннән тулысынча азат ителә.

Компенсация күләмен үзгәртү өчен социаль яклау органнарына барып йөрисе түгел, ул автомат рәвештә арта.

Барлык сораулар белән дә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә була: Кукмара шәһәре, Ворошилов урамы, 44 йорт. Телефон: 2-61-09, 2-83-94, 2-76-11.

Фото: Эльвира Мөбарәкшина/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев