Кукмара районында буран, юлларда сак булыгыз
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында буран, юлларда сак булыгыз

Көндез һава температурасы -10..-13 градусны тәшкил итәчәк.

Иртәгә, 28 февральдә, Кукмара районы территориясендә буран саклана. Бу хакта районның бердәм дежур-диспетчерлык хезмәте хәбәр итә.

Төнлә һәм иртән районда  кар явачак, күз күреме 1000 метрга кадәр һәм аннан да кимрәк  булырга мөмкин. Төньяк-көнчыгыштан исүче җилнең тизлеге секундына 6-11 метр, урыны белән көчәйгәндә 13 метрга кадәр.

Төнге сәгатьләрдә термометр баганалары -13-15 градуска кадәр, аязган вакытта -19 градуска кадәр төшәчәк. Көндез  -10-13 градус булыр дип фаразлана.

Юлларда бозлавык саклана.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»


Нет комментариев