Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында «Абилимпикс-2022» һөнәри осталык бәйгесе милли Чемпионатының төбәк этабы узды

Кукмара аграр көллияте һәм Чистай авыл хуҗалыгы техникумыннан килгән студентлар «Сити-фермерлык» юнәлеше буенча көч сынашты.

Кукмара аграр көллиятендә «Абилимпикс-2022» һөнәри осталык бәйгесе милли Чемпионатының төбәк этабы узды.

Кукмара аграр көллияте һәм Чистай авыл хуҗалыгы техникумыннан килгән студентлар «Сити-фермерлык» юнәлеше буенча көч сынашты. Әлеге этапта җиңгән студент Россия күләмендә үткәрелә торган милли Чемпионатта катнашачак.
«Сити-фермерлык» - шәһәр шартларында үсемлек һәм авыл хуҗалыгы культураларын үстерергә мөмкинлек бирүче яңа, перспективалы юнәлеш. Ул «Агрономия» белгечлегенең бер тармагы булып тора, дип аңлатты Кукмара аграр көллиятенең директор урынбасары Раил Ганиев.

«Бу юнәлеш шәһәр фермеры дигәнне аңлата, ягъни студентлар фатир кебек зур булмаган бина эчендә гидропон җайланмалар ярдәмендә кыска сабаклы микроүсемлекләр үстерергә өйрәнә. Алар бу өлкәдә тагын да алга китәргә, зуррак уңышка ирешергә теләсәләр, җитештергән продукцияне сату белән дә шөгыльләнә, ягъни акча эшли алалар. Билгеле булганча, әлеге Чемпионат физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында уза, шуңа күрә монда аудитория зур була алмый. Бүгенге чарада өч студент катнаша», - диде ул.

«Абилимпикс» Чемпионаты «укучылар», «студентлар» һәм «белгечләр» категорияләре буенча оештырыла икән. Әмма укучылар арасында безнең районнан катнашучы булмаган, белгечләр категориясенә, гомумән, гаризалар кабул ителмәгән.

Кукмара аграр көллиятендә яңа юнәлешне үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган: махсус җиһазландырылган уку бүлмәләре барлык таләпләргә дә туры килә. Шуңа күрә «Абилимпикс» Чемпионаты биредә икенче тапкыр оештырыла. Үткән ел әлеге конкурста җиңгән Аш-Буҗи авылыннан Рәмис Хәмәтдинов дигән егет Россия күләмендәге бәйгегә әзерләнә, диделәр.

«“Сити-фермерлык” компетенциясендә биремнәр электрик, механик, агроном кебек берничә белгечлекне берләштерә. Конкурс шартлары буенча егетләр гидропон җайланманы җыярга, анда яктылык, су сибүне көйләргә, туклыклы эремә ясарга һәм ахырдан үзләре җыйган җайланмага үсемлек утыртырга тиеш», - дип аңлатты  Кукмара аграр көллияте укытучысы Раниф Нуруллин. 

Конкурста район данын Кукмара аграр көллиятенең беренче курс студентлары – Нырьядан Алексей Никитин һәм Кукмарадан Никита Байметовлар яклады.

«Мин Кукмара аграр көллиятендә техник-механик белгечлеге буенча белем алам. Конкурска әзерләнгәндә счетчикны сүтеп җыярга, ут чыбыкларын, су торбаларын дөрес итеп тоташтырырга өйрәндем. Минем өчен счетчик белән эшләү иң авыры булгандыр, чөнки анда чыбыклар бик күп, буташырга мөмкин», - диде Алексей. 

Шулай ук бу көнне көллият базасында Чистайдан килгән студентлар  «ВорлдСкиллс» стандартлары буенча – «агрономия», апаслылар «авыл хуҗалыгы машиналарын   эксплуатацияләү» белгечлекләреннән демонстрацион имтихан тапшырдылар. Бу да көллияттә махсус җиһазландырылган мәйданчык булу белән бәйле дип аңлаттылар. 
 
Альбина СИБГАТОВА, Чистай авыл хуҗалыгы техникумы укытучысы:

- Безнең уку йорты «ВорлдСкиллс», «Абилимпикс» Чемпионатларының төрле компетенцияләрендә актив катнаша. «Сити-фермерлык» юнәлеше белән якыннанрак үткән ел таныштык. Узган ел конкурста катнашкан егетебез икенче урын яулаган иде. Быел да көчен сынап карарга булды, тик әзерләнергә вакыт әзрәк тиде, әмма биремнәр белән күпмедер дәрәҗәдә таныш булгач сынатмас дип уйлыйм. Кукмарага икенче тапкыр килүебез.  Аграр көллият бик ошады, биредә уку бүлмәләре, лабораторияләр заманча итеп җиһазландырылган, ишегалдында яхшы техникалар тезелеп киткән, гомумән, студентларга белем алу өчен бөтен шартлар да тудырылган.  Бездә әле мондый мөмкинлекләр юк, ремонт эшләре бара. Алга таба уку йортыбыз шушындый заманча җиһазлар, техникалар белән баер дип ышанабыз. 
 
 
«Абилимпикс» нәтиҗәләре:

1нче урын – Алексей Никитин,
2нче урын – Айдар Галиуллин,
3нче урын – Никита Байметов.

Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X