Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында 44 яшьлек ир-атны кабат исерек килеш руль артына утырганы өчен хөкем иткәннәр

Элегрәк әлеге шофер исерек килеш автомобильдә йөргәне өчен административ җаваплылыкка тартылган була.

Кукмара районы прокуратурасы Нормабаш авылында яшәүче 44 яшьлек ир кешегә карата ачылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаятьләр Кодексының 264.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан. 

Судта ачыкланганча, 2021 елның 23 октябрендә Зур Кукмара авылында хөкем ителүченең автомобилен юл-патруль инспекциясе хезмәткәре туктата. Ул исерек килеш руль артына утырган була, медицина тикшерүе узудан баш тарта. Тикшерү барышында машина йөртүченең элегрәк исерек килеш йөргән өчен административ җаваплылыкка тартылуы ачыкланган. 

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды. 

Суд аны 200 сәгатьлек мәҗбүри эшкә хөкем иткән, шулай ук ул 1 ел 10 айга транспорт белән дә идарә итә алмаячак.

Карар үз көченә кергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk