Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында 21 яшьлек ир-егет исерек килеш мотоцикл белән кабат идарә иткән өчен хөкем ителгән

Суд аны 1 ел да 10 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү белән 160 сәгатьлек мәҗбүри эшкә хөкем иткән.

Кукмара районы прокуратурасы Югары Шөн авылында яшәүче 21 яшьлек ир-егеткә карата кузгатылган җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады. Суд аны РФ Җинаятьләр Кодексының 264.1 маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепле дип тапкан (административ җәзага тартылган зат тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу).

Судта 2021 елның 5 августында хөкем ителүченең исерек килеш “Иж Планета-3” мотоциклында Кукмара шәһәре буйлап хәрәкәт итүе ачыкланган. Юлда шофер ЮХИДИ инспекторы тарафыннан туктатыла. Ул элегрәк тә исерек килеш йөргән өчен административ җаваплылыкка тартылган булган.

Хөкем ителүче үз гаебен тулысынча таныды.

Суд аны 1 ел да 10 айга транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү белән 160 сәгатьлек мәҗбүри эшкә хөкем иткән. Хөкем карары законлы көченә кермәгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев