Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында 10248 кешегә гриппка каршы прививка ясалган

Районда  агымдагы елның тугыз аенда  ОРВИ белән авыруның 2381 очрагы теркәлгән

2017-2018 елда эпидемия сезонында Татарстанда грипп һәм ОРВИ белән авыруның 532 мең 311 очрагы теркәлгән, шуның 359 мең 990ы - балалар, бу халыкның 67 процентын тәшкил итә. ОРВИ һәм грипп белән республиканың 14 процент халкы авырган, шуның 45 проценты – балалар. Үткән ел белән чагыштырганда быел авыручылар саны - 10 процентка, ә кечкенәләр арасында дүрт тапкырга артыграк булган.

2017 елда Татарстанда  вакцинация ясату 41,5 процент үтәлгән, бу уртача федераль күрсәткечләрдән 11,6 процентка кимрәк дигән сүз.

Үткән ел Казанда, Азнакай,  Минзәлә, Кукмара, Саба районнарының кайбер мәктәпләрендә өлешчә укуларны туктатырга туры килгән. 

Кукмара районында  агымдагы елның тугыз аенда  ОРВИ белән авыруның 2381 очрагы теркәлгән, ә үткән елның шушы вакытында 2662 кеше чирләгән булган. 

Гриппны кисәтүнең иң яхшы ысулы – аңа каршы прививка ясату.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә өстенлекле милли проект нигезендә  2006 елдан грипп белән авыру куркынычы булган  контингентның иммунитетын өстәмә ныгыту каралган. Әлеге проектны тормышка ашыру өчен быел  Кукмарада 23710 кешене вакцинацияләү каралган: балалар бакчаларына йөрүче 3-6 яшьлек сабыйлар – 1550, 1-11 сыйныф укучылары – 5290, студентлар – 622, мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләре – 1944, медицина хезмәткәрләре – 383, 60 яшьтән өлкән кешеләр – 6811, хәрби хезмәткә каралучылар – 150, йөкле хатын-кызлар – 150 һәм башкалар (транспортта һәм халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр) - 6010. Проект кысаларында бу елның 5 октябренә  Кукмара районында 10248 кешегә гриппка каршы прививка ясалган, бу - халыкның 20,8 проценты, дигән сүз. Россия Федерациясенең баш санитар табибы карары буенча гриппка каршы вакцинация муниципаль берәмлекләрдә  - 45 проценттан, ә авыру куркынычы булган төркемдә 75 проценттан да ким булмаска тиеш.

Гриппка каршы профилактика чарасы итеп борынга оксолин яки виферон мае сөртергә киңәш ителә. Шулай ук борын тишекләрен аквамарис белән юдырырга да мөмкин. Әгәр аллергия булмаса, балавыз (прополис) гриппны кисәтергә ярдәм итәчәк. Гөлҗимеш, кара һәм кызыл карлыган, балан төнәтмәләре эчсәгез дә хәлегез җиңеләер. Рационыгызда сөт ризыкларын (эремчек, каймак), аксымлы продуктларны (балык, йомырка, ит) арттыру да файдага булыр.

Грипп авыруын кисәтү максатында имбирле чәй дә кулланалар. Аны ясау өчен 50-80 грамм имбир тамырын ваклап турарга яки угычта уарга кирәк. Аңа су салып, сүрән утта 15-20 минут төнәтәсе. Аннары аны гадәти чәй кебек эчәсе. Теләгән кеше чәйгә бал яки лимон да сала ала.

ЗЫЯНЫ БУЛЫРГА МӨМКИН. 
ТАБИБ БЕЛӘН КИҢӘШЛӘШЕРГӘ КИРӘК.

фото: Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев