Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районына 90 ел: Үткәнебез матур, киләчегебез өметле

1930 елга кадәр Кукмара өязе Татарстан АССРның Мамадыш кантоны составына керә.

Кукмара җиренә кешеләр моннан берничә мең ел элек килеп урнашалар, бу хакта Үрәсбаш, Кукмара, Мәчкәрә, Салтык-Ерыклы авылларында археологлар тарафыннан казып алынган табылдыклар сөйли. Ә Кукмараның үзендә кешеләр моннан 700 еллар элек төпләнгән дигән фикер яши, һәм галимнәр моны Янсыбы авылында бакыр рудасы табылу белән бәйләп күрсәтә. Шул заманнардан бирле район һөнәрчелек үзәге булып исәпләнгән, аеруча ул тимерчелек, йон, агач эшкәртү ягыннан алга киткән. Әлеге дан югалмыйча, бүгенге көннәргә кадәр килеп җитте, ләкин төбәгебез халкына да илебездә булган барлык тарихи, сәяси вакыйгаларда катнашырга, шул чор авырлыкларын үз башыннан кичерергә туры килгән.

1930 елга кадәр Кукмара өязе Татарстан АССРның Мамадыш кантоны составына керә. 1930 елның 10 августында Кукмара районы оеша. 1963 елның 1 февраленнән  башлап, ул ике елга якын Саба районы составында булып исәпләнә, 1965 елның 12 гыйнварында яңадан мөстәкыйль яши башлый, бу вакытта аңа элеккеге Тәкәнеш районының берничә торак пункты һәм Лубян поселогы да кушыла. Ә Кукмара 1924 елда Мамадыш кантонындагы Әсән-Елга өязенең административ үзәге булса, 1928 елның 21 маеннан эшче поселок буларак үзгәртелә. 1930 елның 10 августыннан ул – Кукмара районы үзәге, 2005 елның 31 гыйнварыннан – шәһәр тибындагы поселок, 2017 елда исә шәһәр статусы ала. 

1921 елдан 30нчы елларга кадәр дәвам иткән яңа икътисадый сәясәт районыбызга да зур үзгәрешләр алып килә. Бер-бер артлы һөнәрчелек артельләре оеша башлый, 1929 елда аларның саны 2340ка җитә. Эре артельләр базасында предприятиеләр төзелә: «Иль» – мех, «Ярыш» – тегү фабрикасына, «Кызыл тимерче» – металл савыт-сабалар, «Бригадир» кирпеч заводына әверелә. Ә итек җитештерүче барлык артельләр 1922 елда «Кызыл текстильче» фабрикасы булып берләшәләр. 

Авыл хуҗалыгын коллективлаштыру, репрессия, Бөек Ватан сугышы еллары Кукмара төбәгенә зур югалтулар алып килсә дә, район халкы хезмәт фронтында данлы эшләрен дәвам итә. Авыл хуҗалыгы, сәнәгать тармагы акрынлап үсә, тормыш-көнкүреш шартлары яхшыра бара. 

Район данын аның зур оештыру сәләтенә ия, максатчан җитәкчеләре дә арттыра. 1965 елдан 1980 елга кадәр райком секретаре булып Атлас Булатов эшли. Бу чорда авылларга электр һәм газ кертү башлана, җитештерү процессы механикалаштырылган терлекчелек комплекслары сафка баса. Социалистик Хезмәт Герое Рим Зарипов җитәкчелек иткән елларда да район яхшылар исәбендә йөри. Бик күп социаль объектлар, торак йортлар, фермалар, юллар төзелә.

1991 елда идарә итүнең яңа системасы гамәлгә кертелә – Татарстан Президенты Указы нигезендә район хакимияте башлыклары билгеләнә. Кукмара районы белән Мөхәммәт Гатиятуллин җитәкчелек итә башлый һәм  бу вазыйфада 1999 елга кадәр хезмәт куя. Бу чор элеккеге системаның җимерелүе, завод-фабрикаларның, күп оешмаларның ябылуы, колхозларның таралуы белән тарихка кереп калды.

Шулай да Кукмарада төп сәнәгать предприятиеләре сакланып калына. Һәр авырлыктан чыгу юлын таба белгән район халкы һөнәрчелек белән шөгыльләнә башлый, күпләп мал тота, яшелчә, бәрәңге үстереп сата. Никадәр катлаулы чор булса да, төзелешләр дәвам итә, яңа юллар, балалар бакчалары, мәктәпләр, 70 мәчет, балалар тудыру йорты, Поч.Кучукта картлар йорты, балалар өчен тернәкләндерү үзәге, ятимнәр өчен приют куллануга тапшырыла.

1999 елда район руле Наил Шакиров кулына күчә. Предприятиеләрдә җитештерү җайга салына башлый, тузган йортларны бетерү программасы тормышка ашырыла, яңа төзелеш объектлары сафка баса.
2005 елдан 2014 елга кадәр район белән Рауил Рәхмәтуллин идарә иткән елларда да төзелеш темпы кимеми, продукция җитештерү арта, кече һәм урта бизнес чәчәк ата, бик күп гаилә фермалары оештырыла. 

2014 елда районыбыз белән Сергей Димитриев җитәкчелек итә башлады. Бу чорда Кукмара үзенең төзеклеге, инфраструктура үсеше ягыннан, чын мәгънәсендә, шәһәргә әверелде. Күпсанлы илкүләм һәм республика программаларын тормышка ашыру нәтиҗәсендә, районыбызда төзелеш эшләре кайный, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту буенча проблемалар хәл ителә. Авыл хуҗалыгында продукция җитештерү нык артты, быел тәүлеклек савым 300 тоннага җитте. Шуның өчен районыбызга «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены тапшырылды.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев