Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы үзәк дәваханәсенең эпидемиологы Рамил Мохтаров: Талпаннар инфекцион чирләрне таратулары белән куркыныч

Районда талпаннар тешләү нәтиҗәсендә куркыныч хәлләр күзәтелгәне юк, әмма ел саен боррелиоз авыртуы теркәлә, үткән ел шундый ике очрак булган иде.

Әле күптән түгел генә бер танышым кызының муенына талпан кадалуы турында борчылып сөйләде. Бала урманга да бармаган, болынга да чыкмаган, ә бакчада йөргән җиреннән шул куркыныч бөҗәкне эләктереп кергән. Әйе, ямьле язлар белән бергә табигатьтә әнә шундый корткычлар да уяна шул. 

Талпаннарның активлык чоры апрель, май айларында башлана, дип сөйләде район үзәк дәваханәсенең эпидемиологы Рамил Мохтаров. Быел талпан кадалып, район үзәк дәваханәсенә ике кеше мөрәҗәгать иткән, аларга тиешле ярдәм күрсәтелгән.

«Талпаннар инфекцион чирләрне таратулары белән куркыныч. Мәсәлән, паразит тешләүдән кеше талпан энцефалиты, боррелиоз һәм башка чирләр белән авырый ала. Талпан энцефалиты - кешегә вирус эләгү нәтиҗәсендә барлыкка килүче, арка һәм баш миен зарарлаучы авыру. Әмма шунысы куанычлы: безнең районда әлеге инфекцияне таратучы талпаннарның теркәлгәне юк. Бөҗәкнең үзендә анестезия матдәсе бар, шуңа күрә аның тешләвен кеше сизмәскә дә мөмкин. Ул урын түгәрәкләнеп, кабарып, каралып тора, кычыта. Бөҗәкнең башы күренми, тән астына кереп киткән була. Талпан тешләгәч, дәваханәнең хирургия яки ашыгыч ярдәм бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аны алганнан соң, вируслымы икәнлеген тикшерү өчен лабораториягә җибәрелә, әмма бу вакытта бөҗәк исән булырга тиеш», - диде табиб.

Талпаннар таратучы әлеге куркыныч чирдән массакүләм иммунизация башкарылмый, әмма урманнарда  яки вахта методы белән имин булмаган районнарга эшкә китүчеләр прививка ясата ала. Тик вакцинага заказ бирү өчен, бу турыда бер ел алдан хәбәр итәргә кирәк, ди эпидемиолог. 

«Районда талпаннар тешләү нәтиҗәсендә куркыныч хәлләр күзәтелгәне юк, әмма ел саен боррелиоз авыртуы теркәлә, үткән ел шундый ике очрак булган иде. Бу вакытта кешенең тән температурасы күтәрелә, буыннарында авырту сизелә, талпан тешләгән урында тән тиресе боҗрасыман рәвештә кызарып чыга. Бөҗәк тешләгәннән соң, авыруны кисәтү максатында кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк», - дип сөйләде табиб-инфекционист Зиләрә Әхмәтҗанова. 
Талпаннарны гел агачлардан сикереп төшәләр, дип уйлый идем, баксаң, алар җирдән метр ярым тирәсе генә биеклеккә менәләр, башлыча үләннәрдә, куакларда яшиләр икән. Шуңа күрә табигатькә чыкканда тәнне каплый торган киемнәр кияргә киңәш ителә. 

Талпаннар кешеләрне генә түгел, дүртаяклы дусларыбызны да «яраталар». Талпан, хайваннарга кадалып, шулай ук төрле инфекцияле авырулар китереп чыгарырга мөмкин. Район ветеринария берләшмәсенең лаборатория мөдире Диана Җамалтдинованың сүзләренә караганда, үткән ел талпан тешләү нәтиҗәсендә, илледән артык песи һәм эттә пироплазмоз инфекциясе теркәлгән, быел әлегә егерме очрак булган. 

«Бигрәк тә хайваннар бу авырту белән апрель, май айларыннан алып октябрьгә кадәрге вакытта авырыйлар. Әлеге инфекцияне алар табигатьтә йөргәндә эләктерә. Нәкъ менә үлән арасында йөргәндә аларга чир таратучы талпаннар иярә дә инде. Өйгә кайтканнан соң, хайваннарны әйбәтләп карарга, әгәр эләккән икән, аны тизрәк алу җаен табарга кирәк», - диде Диана Җамалтдинова.

Күп кешеләр хайваннарында талпан күргәннән соң паникага бирелә. Тик куркырга кирәкми, ди белгечләр. Халык чараларыннан талпан өстенә бер-ике тамчы үсемлек мае тамызырга була, бөҗәк, тончыгып, үзе чыгарга тырышачак, шулай ук җеп ярдәмендә дә алырга мөмкин. Талпанны  сытарга ярамый, иң яхшысы аны яндырырга кирәк. 

«Этләр талпан тешләүне бик авыр кичерәләр: хәлсезләнәләр, тән температуралары күтәрелә, аппетитлары югала, сидекләре караңгы төскә керә. Бу вакытта тизрәк ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки үлемгә дә китерергә мөмкин. Ә мәчеләр этләргә караганда җиңелрәк кичерә. Йорт хайваннарын талпаннар тешләү нәтиҗәсендә барлыкка килә торган чирләрдән саклау өчен, иң нәтиҗәле чара ул вакцина ясату. Шулай ук төрле спрей формасындагы дарулар да кулланырга була, хәзер махсус муенчаклар да бар, боларны хуҗа кеше үзе дә йорт шартларында башкара ала, тик прививка ясату күпкә ышанычлырак», - дип сөйләде ветеринария табибы Зоя Харина.

Кукмарадан Ришат Хөрәмшиннар гаиләсе быел талпаннардан зыян күрергә өлгергән инде. Әлеге бөҗәкләрне аларга песиләре ияртеп кайткан.  

«Без Кукмараның табигатькә якын, посадка үсеп утыра торган  бик матур җирендә яшибез. Шуңа күрә бакчада керпеләр, куяннар да очрый, әмма талпаннар белән беренче тапкыр очрашуыбыз, мондый хәл булыр дип көтмәгән идек. Песиебезгә өч талпан кадалган иде. Моны кич белән генә күрдек, вакыт соң булуга карамастан, безгә  шәхси ветеринария даруханәсе хуҗасы ярдәм итте», - диде ул.

Ә Зур Кукмарадан Илшат Галимуллинны үзенең Туман исемле көчеге белән лабораториядә очраттык, ул аны план буенча комплекслы прививкаларны ясатырга алып килгән иде. Хәзер талпаннар чыккан вакыт, шуңа күрә әлеге бөҗәкләргә каршы профилактика чаралары күрергә кирәк, диде ул.

«Без хайваннар яратабыз, өйдә тагын бер Шарик исемле этебез бар. Бу көчекне әле күптән түгел генә алдык, аңа өч ай. Ул – зур үсә торган эт. Әнисе самоед токымлы, әтисе – алабай. Киләчәктә сарайдагы сарыкларны саклар дип торабыз. Туманга паспорт ачтык, ветеринария чаралары турында бөтен мәгълүмат шунда теркәлеп бара. Хайваннарның сәламәтлеген даими игътибар үзәгендә тотарга тырышабыз, шуңа күрә барлык профилактик чараларны да вакытында башкарабыз. Әлеге лабораториядә бик белемле, җайлы табиблар эшли. Әлегә кадәр йорт хайваннарының куркыныч чирләр белән авырганнары юк, алга таба да сәламәт булсыннар, алар гаилә әгъзалары кебек якын бит», - диде ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X