Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы укучысы БДИда 400гә якын балл туплаган

Талантлы чыгарылыш укучысы үзенең уңышлары белән уртаклашты, кайсы уку йортына керергә җыенуын сөйләде.

Ядегәр мәктәбе укучысы Инсаф Фәйзрахманов дүрт фәннән БДИ тапшырып, 400гә якын балл туплый: информатика, рус теленнән – 100әр, физикадан – 99, математикадан - 94. Район күләмендә иң рекордлы күрсәткечләргә ирешә.

Беренче сыйныфтан алып гел «биш»ле билгеләренә генә өлгереп, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган, кечкенәдән тырыш, актив, оештыру сәләте көчле булган, фән олимпиадалары, конкурс-бәйгеләрдән читтә калмаган, сыйныфташлары арасында ихтирам казанган, һәрчак уңышка омтылучы егет турында мәктәптә кемнән генә сорама, бары тик мактау сүзләре генә ишетәсең.

«Инсафның беркайчан дәресләргә әзерләнмичә килгәнен күргән булмады. Бик сәләтле, үз фикерен тиешенчә җиткерә торган егет ул. Сыйныфташы Илмир Фатыйхов белән белем йортының энҗе бөртеге иде алар. Илмирның да БДИда баллары бик яхшы. Егетләрнең берсе төп игътибарын математика, физика, информатика, чит тел, технология һәм физик тәрбиягә юнәлтсә, икенчесе математикадан тыш, гуманитар фәннәргә дә зур өстенлек бирде. Илмир җәмгыять белеме, тарихтан олимпиадаларда уңышларга иреште, географиядән республиканың төбәк турында җиңүче булды. Инсаф белән бергәләп математикадан олимпиаданың команда ярышларында алдынгылыкны бирмәделәр. Авылда, татар мәктәбендә укыган әлеге егетләр - безнең горурлык. Алга таба да уңышлар аларга», - ди Ядегәр мәктәбе директоры Илфат Әхмәдуллин.

Имтиханнарда 393 балл туплаган Инсаф 5 сыйныфта укыганда ук IT юнәлеш буенча «Сәләт» олимпиадасында үзеннән ике яшькә өлкәнрәк укучылар арасында призер була. Математика, физика буенча - бөтенроссия, «Олимпка юл» - республика, КФУ оештырган төбәкара олимпиадаларында уңышларга ирешә. «Газпром» оешмасы уздырган челтәр олимпиадасыннан да читтә калмый, 2018 елда абсолют җиңүче була.

 

Райондашыбызга берничә ел рәттән «Татарстан эрудиты» республика конкурсының лауреаты дипломы да тапшырыла. Узган ел Инсаф «Цифрлы ыргылыш» Бөтенроссия бәйгесендә экстремаль программалаштыру буенча менә дигән итеп үзенең осталыгын күрсәтә. Математика буенча районкүләм интеллектуаль чемпионатларда, республикакүләм фәнни-тикшеренү укуларында беренчелекне бирмәгән, баскетбол, чаңгы спорты, шахмат ярышлары белән кызыксынган, «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) значогына ия булган егеткә афәрин дими ни дисең! Алдан санап үтелгән уңышларның берсе дә җиңел генә килмәгәндер. Боларның барысына да ничек өлгерә икән ул?

«Иң беренче вакытны дөрес бүлү һәм максат булу кирәк. Дәресләрдә укытучылар аңлатканны яхшылап тыңласаң, төшенмәгән урыннары булганда кабат сорасаң, барысы да башка сеңеп кала. Шуның өчен укытучыларыма рәхмәтем зур. Мин беркайчан репетиторларга йөрмәдем. Хәтта мәктәптә укытучы булып эшләүче әниемне, белеме буенча мөгаллим булган әтиемне дә ярдәм сорап алҗытырга тырышмадым. Олимпиадаларга, БДИга да, гадәттә, төнлә әзерләнергә ярата идем. Тыныч, сиңа беркем комачауламый – рәхәтләнеп чиш тә чиш мәсьәләләрне. Ике имтиханнан да йөзәр балл булыр дип башыма да кереп карамады, әмма шулай да үземә ышаныч зур булды, яхшыга өметләндем. Мин буш вакытларымда программалаштыру белән шөгыльләнергә яратам. Хыялым – КФУның мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар Югары мәктәбендә уку. Берничә уку йортына керә алу мөмкинлегем булса да, КФУны сайладым. Исемлек август ахырында билгеле булачак, шунда үземнең исем-фамилияне күрермен дип ышанам», - ди Инсаф.

«КФУны тәмамлап, бүгенге көндә Мәскәү оешмаларының берсендә IT инженер булып эшләүче апасы Айсинә дә районыбыз горурлыгы булды. Улыбыз да аннан калышмый. Аның имтиханнарында югары балларга ирешүе – без, әти-әнисе өчен бик зур сөенеч, мәртәбә. Мин аны җиде ел математикадан укыттым. Беренчел төп базаны мәктәптә алган булса, калганы - үзенең тырышлыгы. Инсафның фикерләү сәләте дә башкача. Алга таба да тормышта үз урынын табып, мәрхәмәтле булсын, кешелеклелек сыйфатларын югалтмасын иде», - ди әнисе Гөлсинә Зөфәр кызы.

фото: шәхси архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk