Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы прокуратурасы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә хезмәт законнары бозылуны ачыклады

Тикшерү материаллары белән карарлар ТР Дәүләт хезмәт инспекциясенә тикшерү өчен җибәрелде.

Кукмара районы прокуратурасы «Әсәнбаш-Агро» җәмгыятендә хезмәт законнарын бозу очракларын ачыклаган. Бу хакта район ведомствосы хәбәр итә.

Оешма хезмәткәрләренә, шул исәптән эштән азат ителгән һәм чираттагы ялга чыккан хезмәткәрләргә вакытында хезмәт хакы түләнмәгән. Моннан тыш, предприятие директоры 200 эш урынындагы хезмәткә махсус бәя бирмәгән, шулай ук хезмәт килешүләрен тиешенчә рәсмиләштермәгән.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча, прокуратура «Әсәнбаш-Агро» җәмгыяте директорына карата административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе Кодексының 5.27нче маддәсенең 2нче өлешендә (эш бирүче тарафыннан эш урыннарында хезмәт шартларын махсус бәяләү тәртибен үткәрмәү), 4нче бүлегендә (эш бирүче белән эшче арасындагы хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салучы хезмәт килешүен тиешенчә рәсмиләштермәү), 6нчы бүлегендә (хезмәт хакын һәм башка түләүләрне түләмәү) каралган эш кузгаткан.

Карарлар һәм тикшерү материаллары Татарстан Республикасының Дәүләт хезмәт инспекциясенә тикшерү өчен җибәрелде.
Прокурор реакциясе актлары карау стадиясендә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk