Кукмара районы һәм Адлер районының 11754 номерлы хәрби часте шефлык элемтәләре турындагы килешүне озайтты
Район башлыгы биредә хәрби хезмәт узучы районыбыз егетләре белән дә очрашты.
Район башлыгы Сергей Димитриев эш сәфәре белән Адлер районының Веселое поселогында урнашкан 11754нче хәрби частька барды.
Билгеле булганча, 2016 елда шефлык урнаштыру турында хәрби часть белән Кукмара районы арасында килешү төзелгән иде. Килешүнең вакыты озынайтылды.
Шулай ук Сергей Димитриев биредә хәрби хезмәт узучы районыбыз егетләре белән дә очрашты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев