Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы хәрби комиссары үткән чакырылыш кампаниясенә йомгак ясалды

Райондашларыбыз бүгенге көндә башлыча Мәскәү асты, Марий Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәре, Киров өлкәсендәге хәрби частьларда хезмәт итәләр.

Ир бала тәрбияләүче әти-әниләр өчен иң дулкынландыргыч чор - ул чакырылыш кампаниясе. Чөнки газизеңне өйдән чыгарып җибәрү һич кенә дә җиңел түгел. Әмма ничек кенә булса да, солдат яшенә җиткән, сау-сәламәт ир-егет үзенең Ватан алдындагы бурычын үтәргә тиеш. Район хәрби комиссары Альберт Гомәров белән дә шул турыда сөйләштек.

«Бер ел вакыт күз ачып йомганчы узып китә ул. Хәзер хәрби частьларда хезмәт итү шартлары да күпкә яхшы якка үзгәрде бит. Бүгенге көндә анда төп басым хәрби әзерлеккә ясала. Киткәндә үк кәрәзле телефонга СИМ-карта, банк картасы һәм хәрби киемнәр бирәләр. Якыннарың белән аралаша алу мөмкинлеге дә зур. Армиягә чакыру килгән икән, үзвакытында тыныч күңел белән хезмәт итеп кайтырлык. Әмма, кызганыч, узган елгы көзге һәм кышкы чакырылышны алай җиңел генә узды дип әйтә алмыйм. Медицина комиссиясен 281 егет үткән иде, шуларның берсе закон таләбен бозды һәм тиешле вакытта комиссариатка килмәде. Аның эше тикшерү комитетына тапшырылды. Бүгенге көндә райондашыбызның хәрби хезмәттән ни өчен баш тартуын ачыклау буенча эш алып барыла», - ди Альберт Раиф улы.

Хәрби комиссар медицина комиссиясе узучы егетләрнең күбесенең сәламәтлек ягыннан кимчелекләре булуга, аларны өстәмә тикшеренү, дәвалану курсларына җибәрергә туры килүенә үзенең ачынуын белдерде.

«Кызганыч, булачак солдатлар арасында сау-тазалары бик аз процент тәшкил итә. Көзге чакырылышта да 72 егетне генә җибәрә алдык. Солдат итеге киючеләрнең күбесе, махсус урта һәм югары уку йортларын тәмамлап, кулларына диплом алган, нинди дә булса һөнәргә ия. Арада армия хезмәте узуның эшкә урнашканда, аеруча карьера баскычыннан күтәрелгәндә өстенлекләрен аңлаучы егетләрнең дә булуы  – яхшы күренеш. Райондашларыбыз бүгенге көндә башлыча Мәскәү асты, Марий Эл республикасының Йошкар-Ола шәһәре, Киров өлкәсендәге хәрби частьларда хезмәт итәләр. Шулай ук районыбыз шефлык күрсәтүче гаскәрләрдә дә кукмаралылар шактый.Хәрби хезмәткә чакырылучы ир-егет комиссия тарафыннан тулысынча сәламәт дип табылган очракта гына үзе теләгән частьны сайлый ала. Әйтик, махсус билгеләнештәге гаскәрләрдә таләпләр шактый катгый. Хәрби дисциплинаны ныгытуда солдатлардан физик яктан яхшы әзерлек кенә түгел, ә холык ныклыгы да сорала», - ди ул.

«Альберт Раифович, бүгенге көндә районнан килешү нигезендә хезмәт итүчеләр бармы? Шулай ук мобилизация резервы турында да әйтеп узсагыз иде».

«Килешү (контракт) буенча хезмәт итүгә кукмаралылар уңай карый, ел саен уннан артык ир-егет комиссариатка контракт төзергә килә. Узган ел әнә шундый 11 килешү төзелде. Хәзерге вакытта алар Россиянең төрле хәрби частьларында хезмәт уза. Мондый төр хезмәт итүнең акча мәсьәләсендә дә, хәрби ипотека нигезендә торак алу буенча да уңай яклары күп. Шулай ук яшь егетләр армиягә бер елга түгел, ә контракт нигезендә ике елга килешү төзеп тә китә алалар. Мобилизация резервына килсәк, ул армия хезмәте узып кайткан ир-егетләргә кагыла. Алар 50 яшькә җиткәнче хәрби комиссариатта исәптә торалар һәм запастагы гражданнар дип йөртеләләр, хәрби өйрәнүләр вакытында мобилизацияләнәләр. Хөкүмәт карары нигезендә Россия Федерациясе саклану министрлыгы белән килешү төзүчеләр, тыныч тормыш шартларында оештырылучы өйрәнүләрдә катнашып, мобилизация вакытында үзләренең хәрби частьларында хәрби пенсия алганчы хезмәт итә ала. Килешү төзегән гражданнар айга ике-өч көн күнегүләргә, ә елга бер тапкыр җыенга барырга һәм анда әзерлек узарга тиеш була. Контракт төзегән гражданнарга хәрби җыеннар үтүгә бәйле рәвештә айлык акчалата түләүләр каралган. Моннан тыш, резервчыларга хәрби җыеннарда булган вакытта даими эш урыныннан уртача хезмәт хакы да бирелә», - ди ул.

Бүгенге көндә район хәрби комиссариатында 16 яше тулган яшүсмерләрне беренчел исәпкә кую эшләре бара. Шулай ук хәрби уку йортларына укырга керергә теләк белдерүчеләр арасында да сайлап алулар үткәрелә.
 
Фото: шәхси архивтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев