Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы җинаять җәзаларын үтәү инспекциясендә 111 кеше исәптә тора

Барлык төр җинаятьләр җәзасы арасында, иректән мәхрүм итмичә генә җәза үтәтү төре мөһим урын алып тора.

Барлык төр җинаятьләр җәзасы арасында, иректән мәхрүм итмичә генә җәза үтәтү төре мөһим урын алып тора. Совет власты урнашуга мондый төр җинаять җәзасының кирәклеге ачыклана. Чөнки җинаятьчеләргә тоткынлыкта дөрес тәрбия бирү мөмкинлеге аз була. Шуңа да 1919 елның 7 маенда Юстициянең Халык Комиссариатларына иректән мәхрүм итми генә көчләп эшләтү җәзасын оештыру эше беркетелә. Шушы көннән соң, 7 май Җинаятьләр җәзасы үтәтү инспекциясе көне буларак билгеләп үтелә.

«Агымдагы елның 16 апреленнән төрмәләрдән срогыннан алдан чыккан хөкем ителүчеләрне дә җәза үтәтү инспекцияләре контрольгә алды. Бүгенге көндә Кукмара инспекциясенә 3 кеше учетка куелды, шуларның икесе кеше үтерү, берсе әйбер урлаган өчен хөкем ителгәннәр һәм срогыннан алда кайттылар. Төрмәдән вакытында алда кайткан кешеләргә таләпләр катгыйрак, алар учетта торган вакытта бер тапкыр админстратив жавапчылыкка тартылсалар, җәза үзгәртелә һәм алар кабат төрмәгә озатыла», - дип хәбәр итә җәза үтәтү инспекциясенең өлкән инспекторы Айнур Фазылҗанов.

Фото: Эльвира Мубарәкшина/ «Хезмәт даны»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев