Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы буенча җәмәгать судьясы “Ел судьясы” итеп сайланды

Конкурска 34 кандидат тәкъдим ителгән.

Ел саен “Россия судьялар берләшмәсе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасындагы төбәк бүлекчәсе тарафыннан үткәрелә торган “Ел судьясы” конкурсына йомгак ясалды.

“Ел судьясы” дигән мактаулы исемгә Кукмара буенча 1нче номерлы суд участогының җәмәгать судьясы Фидалия Фәттахова лаек булды, дип хәбәр итә Кукмара районы судының матбугат хезмәте.

Конкурска 34 кандидат тәкъдим ителде, алар арасында Татарстан Республикасы Югары судыннан, район һәм шәһәр судларыннан судьялар һәм җәмәгать судьялары бар иде.

Дәрәҗәле юридик премия “Россия судьялар берләшмәсе” Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Ул судьялар бергәлеге тарафыннан җәмгыять һәм дәүләт алдында югары квалификацияле судьяларның казанышларын тану булып тора. Ел саен Фемида хезмәткәрләре арасында Россия гадел хөкемен ныгытуга зур өлеш кертүчеләрне, гражданнарның хокукларын һәм законлы мәнфәгатьләрен гадел яклаучыларны сайлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев