Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районы белгече торак алу өчен нинди программалар эшләве турында сөйләде

Кукмара районында тормыш шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән социаль ипотека программасы эшли.

Республикада торак шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән күптөрле программалар эшләп килә. Алар турында тулырак район Башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге баш белгече Руфия Хәкимова сөйләде:

- Бүгенге көндә Кукмара районында тормыш шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән социаль ипотека программасы эшли. Әлеге программада катнашу өчен ир белән хатынның законлы никахта торуы, аларның берсенең яше 35тән артмавы, шул исәптән, тәрбиядә бер яки берничә баласы булу шарт. Тулы булмаган гаиләләр, ягъни ялгыз бала тәрбияләүче, 35 яшкькә кадәрге әти яисә әни кеше дә программа буенча торакка дәгъва кыла ала.

Исәпкә басу өчен программада катнашучының даими рәвештә Татарстан Республикасы территориясендә яшәве һәм эшләве (хезмәт куючы оешманың хокукый-оештыру формасы мөһим түгел, шәхси эшмәкәр дә, үзмәшгульдә була ала), һәр гаилә әгъзасына торак мәйдан белән тәэмин ителеш 18 квадрат метрдан артмау мөһим.

Социаль ипотека буенча торак бирү торакның норматив бәясенең 10 проценты күләмендә (калган сумманның еллык процент ставкасы – 7 %) беренчел взнос түләгәннән соң башкарыла.

Яшь гаиләләргә социаль ипотека буенча фатир торак сайлау буенча конкурс нәтиҗәсеннән чыгып башкарыла. Конкурста килешү төзегән һәм торак бина бәясенең 10 проценты күләмендә беренчел взнос керткән гаиләләр катнаша ала.

Әгәр исәпкә алынганнан соң яшь гаиләдә бала туа икән, 200 мең сум күләмендә компенсация каралган.

Татарстан Республикасында социаль ипотека системасы буенча яшәү шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган яшь гаиләләрне тораклы итү тәртибе Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Карары нигезендә (№587, 13.07.2020) расланган.

“Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы

Районда бүгенге көндә авыл җирендә яшәүчеләр өчен “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” дигән дәүләт программасы тормышка ашырыла. Программа нигезендә яшь гаиләләргә, авыл хуҗалыгы, социаль өлкәдә, авыл хуҗалыгы терлекләре өчен ветеринар эшчәнлек күрсәтүче оешмаларда хезмәт куючы белгечләргә һәм гражданнарга федераль һәм республика бюджетлары хисабыннан торак төзү һәм сатып алу өчен дәүләт ярдәме күрсәтелә. Анда катнашу өчен даими рәвештә авыл җирлегендә яшәү һәм эшләү яисә авыл территорияләренә даими яшәү урынына күчеп китәргә һәм анда эшләргә теләк белдерү, шулай ук авыл җирлегендә эшчәнлек алып бару мөһим.

Гариза бирүченең торак йортның исәп-хисап бәясеннән 30 проценттан да ким булмаган үз акчасы булу, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылуы, авыл җирлегендә торак йорт төзүе (сатып алуы) шарт. Социаль түләү алганнан соң, авыл җирлегендә биштән дә ким булмаган ел эшләргә кирәк. Исәпләү бәясе: торак бәясенең 70% - субсидия, 30% - гариза бирүченең үз акчалары (программа стандартлары буенча ялгыз яшәүче кешегә – 33, ике кешелек гаиләгә – 42 квадрат метр һәм һәр өстәлгән кешегә 18 квадрат метр туры килергә тиеш).

Быелдан районда “Авыл территорияләрен комплекслы үстерү” программасы эшли. Әлеге программа авыл җирлекләрендә яшәүче, торак йортның килешү наймы буенча йорт төзүчеләргә финанс ярдәме күрсәтүгә юнәлдерелә.

Элегрәк авыл җирлеге территориясендә торак төзелеше өчен федераль, Россия Федерациясе субъекты һәм (яисә) җирле бюджеттан дәүләт ярдәме алган гражданнарга һәм аларның гаиләләренә дәүләт ярдәме күрсәтелми.

Субсидия авыл җирлегендә даими яшәүче яисә даими яшәргә теләк белдерүчеләргә (тору урыны буенча тиешле тәртиптә теркәлү белән раслана), авыл җирлегендә хезмәт килешүе буенча эшләүчеләргә яисә шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручыларга, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылучыларга яисә үз шәхси йорты булмыйча, даими рәвештә әти-әниләре белән яшәүчеләргә бирелә.

Торак йортның килешү наймы буенча башкарылучы торак төзелешенең 80 проценты - федераль һәм республика бюджеты, ә 20 проценты эш бирүче һәм муниципаль берәмлек тарафыннан финанслана. Эш бирүче белән хезмәт килешүенең биш ел вакыты чыкканнан соң, торак йортның исәп-хисап бәясенең 10 процентын, ә ун елдан соң сатып алу бәясенең бер процентыннан артмаган бәяне түләп, йорт гражданның милкенә тапшырыла.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев