Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара район үзәк дәваханәсе педиатры балаларның гаджетларга киткән вакытын ничек киметеп булуы турында сөйләде

Һәркем яратып өлгергән, тормышыбызның аерылгысыз бер өлешенә әверелгән гаджетларның зарары турында интернет челтәрләрендә нинди генә мәгълүмат бирелми: нурланыш алу, симерү, агрессивлык, кәеф бозылу, игътибарсызлыкка китерә, диелгән.

 

Мөгаен, әти-әниләр үзләре дә өй эшләрен әзерләүче балага телефонның зур ярдәмче булуына игътибар итәдер. Ә пандемия белән бәйле рәвештә, гаджетларны куллану көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә дә мөмкин икән. Мисал өчен, бер танышым, улын телефон бәйлелегеннән коткару өчен, психологка берничә тапкыр алып барган. Нәтиҗәдә аның башка бәйлелеге барлыкка килгән. Тик бу мәсьәләгә бераз соңрак тукталырмын. 

Кызганычка каршы, бүгенге көндә күп кенә ата-аналар үзләре дә телефон аша эшләргә мәҗбүр. Бу очракта проблеманы ничек хәл итәргә соң? Педиатрлар нинди киңәш бирә? Шушы сорау белән без район үзәк дәваханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Фирдания Сәлаховага мөрәҗәгать иттек.

- Элек балаларын поликлиникага алып килгән ата-аналар аларны гадәти уенчыклар белән тынычландырса, хәзер төрле гаджетлар ярдәмгә килә. Өч яшькә җитмәгән балага кәрәзле телефон, планшеттан файдаланырга, телевизор карарга киңәш ителми. Ә 3 яшьтән алып 5 яшькә кадәрге балага телевизорны 20 минуттан да артык карарга ярамый.
Узган ел башында яңа санитар-эпидемиологик таләпләр гамәлгә кертелде. Алар нигезендә 1-2 сыйныф укучысы компьютер артында – 20 минут, 3-4 сыйныфлар – 25 минут, 5-9 сыйныфлар – 30 минут, ә югары сыйныф укучысы 35 минут кына утыра ала. Шулай ук түбәндәгеләрне исәпкә алырга кирәк: телефон яки планшетны кулланганда экран белән ике арада кимендә 50 сантиметр булырга тиеш, планшетны исә өстәлгә 30 градуска авыштырып куярга кирәк. 
Гаджетлар организмның репродуктив функциясенә дә начар тәэсир итә. Шуңа күрә телефонны чалбар яки итәк кесәсендә йөртергә ярамый. Моннан тыш, телефон баланың нерв системасына да начар йогынты ясый, агрессия дә китереп чыгара. Шул сәбәпле мәктәп яшендәге укучыларның 25 проценттан артыгы күзлек кияргә мәҗбүр, шулай ук аларда умыртка сөяге тайпылышының төрле формалары да күзәтелә.

Гадәттә, сәламәт яшәү рәвеше гаиләдән башлана. Әйтик, табын артында һәркем телефоннарны читкә алып куя, дип, үзара килешегез. Гаджетларны ял итү чарасы буларак исемлектән бөтенләй төшереп калдырырга кирәк. Шулай ук вакытны һәм интернет трафигын чикләргә дә була. Әлеге җайланмаларның өйдә үз урынын булдырырга мөмкин. 
Уеннар өчен билгеле бер сәгатьне бүлеп куегыз, баланың игътибарын файда китерә торган эшчәнлеккә борыгыз.

Вакытыгызны мөмкин кадәр бергә үткәрергә тырышыгыз. Шулай ук йокыга ике сәгать кала телефонны бирмәгез.
Заман белән бергә атлап, балаларның киләчәгебез икәнен, ә киләчәкнең сәламәт булырга тиешлеген онытмаска тиешбез, - диде табиб. 

Статистика буенча, яшь буынның гаджетлардан файдалануы елдан-ел арта бара. Шуңа күрә шалтыратуларны, социаль челтәрләрне тикшерергә, СМС-хәбәрләрне укырга, фото һәм видеоларны карарга, баланың кайдалыгын күзәтеп торырга ярдәм итүче чыганакларга мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Шул рәвешле төрле кушымталар баланың гамәлләрен тулысынча контрольдә тотарга булыша.

Моннан тыш, телефон функцияләренә керүне билгеле бер вакытка туктатучы кушымталар да бар, аны читтән торып блокировкаларга да мөмкинлек бирә. Кайбер ата-ана баланың интернетта үткәрә торган вакытын чикләүче кушымталар куллана, шулай ук кирәкмәгән сайтларга керүне тыя.

Мәкаләм ахырында алдарак телгә алынган танышыма әйләнеп кайтасым килә. Психологка күп тапкыр йөргәннән соң, баласының тормышында әти-әнисе күп нәрсәне үзгәртә алды. Ул тагын да ачылды, дуслары белән күбрәк аралаша, баскетбол белән актив шөгыльләнә башлады. Узган елның җәендә хәтта республика җыелма командасына чакыру алды.
Чыннан да, без шундый зур мөмкинлекләр заманында яшибез. Тик Гиппократ әйткәнчә, чама белән булган нәрсә генә әйбәт.

Фото:  «Татар-информ» МА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk