Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара район архивында 40612 документ саклана

Район архивы 1930 елда булдырылган

Безнең районның дәүләт архивы 1930 елда булдырылган. Аның башында район дәүләт архивы мөдирләре Рауза Абдулхакова, Валентина Каркачева, Нурсәйдә Гайфетдинова, Индия Насыйбуллина, Нурия Хәсәнова, Фидания Сәмигуллиналар торган. Нәкъ менә аларның тырышлыгы белән районыбызның документаль мирасын саклау буенча мөһим эшкә нигез салынган.

Район архивы оештырылганнан соң, ул үзенең урынын берничә тапкыр алыштырган. Иң беренче “өе”нең берсе Кукмараның Яр буе урамында - элеккеге хәрби комиссариат урнашкан бинада булган. Андагы шартлар документларны даими саклау өчен  яраклы булмаган. Әмма кыенлыкларга карамастан, нәкъ менә анда беренче документлар комплексы оештырылган һәм планлы комплектлауга нигез салынган. Район архивы бер тапкыр гына күченмәгән. 1963 елның 1 февралендә Кукмара районы Саба районы составына кертелгән һәм архив документлары Саба дәүләт архивына тапшырылган. Кукмара районы яңадан торгызылганнан соң, 1965 елның 12 гыйнварында архив документлары районга кире кайтарылган. Кызганычка каршы, аларның бер өлеше бөтенләйгә юкка чыккан була.

Безгә бик мөһим һәм җаваплы миссияләрнең берсе – районыбызның тарихи мирасын саклау һәм арттыру ышанып тапшырылган.

1980 елдан 2016 елга кадәр архив район Башкарма комитеты бинасында урнашкан иде. Документлар саклау урыны подвал бүлмәләрендә, ягъни бик үк яраклы шартларда түгел иде.

2016 елда - кабат күченү. Хәзер ул – кирәкле компьютер системасы, төрле җиһазлар белән тәэмин ителгән заманча  архив оешмасы. Анда хезмәткәрләргә дә, гозер белән килүчеләргә дә уңайлы. Шулай ук документларга да “куркынычсыз” яшәргә була. Иркен эш бүлмәләре, архивка килүчеләр өчен уңайлы урыннар, эзләнүчеләргә - эшләү, күргәзмәләр, мәктәп дәресләре үткәрү  өчен уку залы бар.

БҮГЕНГЕ КӨНДӘ РАЙОН АРХИВЫНДА 40612 ДОКУМЕНТ САКЛАНА.

Аларда җирле үзидарә органнары, төрле оешма-предприятиеләр, иҗтимагый оешмалар эшчәнлеге турында мәгълүматлар, шәхси фондлар, фотодокументлар чагылыш тапкан. Арада архив эше буенча Татарстан дәүләт комитеты тарафыннан быел аеруча  кыйммәткә ия дип табылганнары бар: Бөек Ватан сугышы чорында безнең районга эвакуацияләнгән кешеләр исемлеге, дини табынулар мәсьәләләре буенча документлар (белешмәләр, районда Ураза һәм Ураза бәйрәме үтүе, райондагы дини җәмгыятьләр турында), колхозларның шнурланган җир кенәгәләре. Бу документлар аерым режимда саклауны таләп итә.

Архив бүлегендә шәхси фондлар аеруча мөһим урын алып тора. Аларда төрле яклы мәгълүмати материал тупланган, фонд ияләренең иҗади, хезмәт, җәмәгать эшчәнлеге яктыртыла. Мәңгелек саклануга кулъязмалар, автобиографияләр, иҗат эшләре, шәхси документлар, хат язышулар, район үсешенә зур өлеш керткән кешеләрнең фотодокументлары алына. Архивта хәзер Гафият Гарифуллин, Камил Шакиров, Габдулла Баһаветдинов, Александр Савиных, Хәлил Хафизов, Мияссәр Мансуров кебек шәхесләрнең шәхси фондлары саклана.

Район үсеше өчен зур көч куйган шәхесләр турында киләсе буыннар белсен өчен, архив бүлеге аларның тормышы, эшчәнлеге белән бәйле документларны мәңгелек саклануга кую белән кызыксына.

Кызганычка каршы,  күп кенә кешеләр архивка үзләренең һәм вафат булган туганнарының документларын тапшыру мәсьәләсенә шикләнеп карый. Шуны аңлау мөһим: тарих һәм киләсе буыннар өчен әһәмиятле булачак документларны сандыкларда һәм комодларда сакларга калдырып, без бу мәгълүматларны бөтенләйгә югалтырга мөмкинбез.

Юкка чыгарылган предприятиеләрнең шәхси составы буенча документлар аеруча кыйммәткә ия, чөнки алар гражданнарның хезмәт хаклары буенча белешмәләр әзерләгәндә һәм аларның хезмәт стажларын раслаганда кирәк.

Архив бүлеге бүгенге көндә гражданнарның законлы хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау мөмкинлеген тәэмин итүче мәгълүмати ресурс белән эш йөртүче булып тора. Архив бүлегенә күчермәләр һәм белешмәләр  сорап мөрәҗәгать итүчеләр агымы бик зур. Мөрәҗәгатьләр безнең районнан һәм Россиядән генә түгел, чит илләрдән дә: Украина, Казахстан, Германия, Израильдән дә килә. Кирәкле мәгълүматны табу өчен, еш кына начар укыла торган документларның йөзләрчә битләрен карап чыгарга туры килә. Соңгы елларда килгән социаль-хокукый мөрәҗәгатьләр саны гел артып тора. 2017 елда хезмәт хакы һәм стаж белән бәйле 1483 белешмә, тематик характердагы – җир, бүләкләр һәм башкалар турында 95 белешмә бирелде.

Архив үзенең фондын оешмаларның тарихи һәм гамәли әһәмияткә ия һәм даими сакланырга тиешле документлары белән тулыландыру буенча ел саен зур эш алып бара. Ул исемлектә барлыгы 48 оешма.

Күпләр архивларның мөһимлеген  аңламый, “Нигә кирәк соң алар?” дигән сорау куя. Кешеләр өчен, тарих өчен, дип җавап бирә архив
хезмәткәрләре.

2008 елдан 2017 елга кадәр район архив бүлеге,  юкка чыгарылган  57 предприятиенең шәхси составы буенча 13307 документның югалуына юл куймыйча, архивка үзвакытында тапшырылуына иреште. Әмма әле юкка чыгарылган, үз эшчәнлеген туктаткан  һәм шәхси состав буенча документларын архивка тапшырмаган оешмалар бар, аларны эзләү дәвам итә. Бу бит әлеге предприятиеләрнең элеккеге хезмәткәрләре кирәк чакта үзләренең хезмәт стажын һәм эш хакын раслый алмыйлар, дигән сүз. Мондый предприятиеләрнең исемлеге Татарстан Республикасы Дәүләт комитетының рәсми сайтының “Игътибар, эзләү!” бүлегендә бар.

Архив документлары “үле” йөк булып ятмыйлар, төрле күргәзмәләр, архив буенча тематик һәм танышу экскурсияләре өчен файдаланалар. Алар укучыларга туган як тарихы белән танышырга ярдәм итәләр, патриотлык хисләре тәрбиялиләр. Район архивында район һәм аның авыллары тарихын өйрәнүче күп кенә кешеләр була. Архив ел саен  тематик виртуаль күргәзмәләргә урнаштыру өчен кызыклы тарихи документлар тәкъдим итә.

Россия архив хезмәтенең 100 еллыгы эшчәнлеккә нәтиҗә ясау гына түгел, хәл итәргә тиешле мәсьәләләрне анализлау да. Безнең район архивы  алдында, илнең башка барлык архивлары кебек үк, барлык процессларны төрлелеген документлаштыру, киләсе буын эзләнүчеләр өчен тулы чыганак базасын булдыру бурычы тора. Архив хезмәткәрләре - тарихны һәм илебезнең документаль хәтерен саклаучы алар.

Гөлнара КАСЫЙМОВА, архив бүлеге җитәкчесе
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk