Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районының Поч. Кучук авылында мари традицион мәдәниятенең республика бәйрәме «СЕМЫК-2025» узды

Ул язгы кыр эшләре тәмамлану һәм җәйне каршы алуга багышлана.

Кукмара районының Поч. Кучук авылы янындагы мәйдан иртәдән үк гөр килеп торды. Бүген биредә мари традицион мәдәниятенең республика бәйрәме «СЕМЫК-2025» узды. Ул язгы кыр эшләре тәмамлану һәм җәйне каршы алуга багышлана. 

Кукмара районының Поч. Кучук авылында мари традицион мәдәниятенең республика бәйрәме «СЕМЫК-2025» узды

Мари халкы безнең күпмилләтле районыбызда аерым урын алып тора. Алар Кукмара районы территорясенә беренчеләрдән булып килеп урнашкан халык булып исәпләнә. Бүгенге көндә Кукмара райрнында 700гә якынг мари милләте вәкиле гомер итә. Аларның күпчелеге Поч. Кучук авыл җирлегендә милли гореф-гадәтләрен саклап яши, шулай ук Поч. Кучук урта мәктәбендә туган тел буларак мари теле укытыла. 

Кукмара районының Поч. Кучук авылында мари традицион мәдәниятенең республика бәйрәме «СЕМЫК-2025» узды

Шуңа күрә республика күләмендә «Семык» бәйрәменең безнең районда уздырылуы юкка гына түгел.

Кукмара районының Поч. Кучук авылында мари традицион мәдәниятенең республика бәйрәме «СЕМЫК-2025» узды

Бүгенге «Семык» бәйрәмендә 27 республика һәм Россия Федерациясенең 8 төбәгеннән килгән иҗат коллективлары катнаша.

«Кукмара пайонында күпмилләтле халык дус-тату, бер гаилә булып гомер итә. Ел саен һәр халык үзенең милли бәйрәмнәрен уздыра, чөнки ул безнең тормышыбызны, көнкүрешебезне чагылдыра. Бүгенге бәйрәмнең дә бездә үткәреләчәген белгәч, бик теләп кабул иттек, чөнки ул безне тагын да берләштерә. Бәйрәм белән!» — диде Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев, кунакларны сәламләп.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев