Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районының Арпаяз авылында яшь белгечкә дәүләт программасы буенча йорт төзегәннәр

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының бер өлеше булган арендалы торак программасы 2020 елдан эшли.

«Шәһәргә күңел тартмый, авыл җирен яратам», — ди «Әсәнбаш-Агро» җәмгыятенең «Виль Кужым» бүлекчәсендә мал табибы булып эшләүче Рәзил Хуҗиәхмәтов. Яшь белгеч «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» программасы буенча Арпаяз авылында яңа йортлы булган. 

Кукмара районының Арпаяз авылында яшь белгечкә дәүләт программасы буенча йорт төзегәннәр

— Узган елның апрелендә өйнең нигезен сала башлаганнар иде, 16 декабрьдә инде газ тоташтырдылар. Бүлмәләрнең һәрберсе якты, матур, су, канализация үткәрелгән, мунчасы да бар. Тәрәзәләргә челтәр-пәрдәләр элеп, аш-су бүлмәсе җиһазын да урнаштыргач, йортыбыз тагын да ямьләнеп китте. Шулай ук башка кирәк-яракларга да заказ бирдек, алар да тиздән кайтып җитәргә тиеш, — ди әңгәмәдәшем.

Рәзил Хуҗиәхмәтов әлегә гаиләсе белән туган авылы Түбән Өскебашта яши, тормыш иптәше Флюра белән ул һәм кыз тәрбияли. 2009 елда Казандагы дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган егет кулына диплом алганнан соң, туп-туры туган ягына эшкә кайта. 2019 елдан ул «Әсәнбаш-Агро» җәмгыятендә хезмәт куя.

— Әтием Васыйл гомере буе хуҗалыкта мал табибы булып эшләде. Үз хезмәтен җиренә җиткереп, бар күңелен биреп башкара иде. Мин дә аның юлын сайладым һәм беркайчан үкенмәдем. Чөнки малларны бик яратам. Электән хуҗалыгыбызда күп итеп терлек асрадык. Хәзер дә сыерлар, атлар тотабыз, кош-корт та шактый. Мин эшли торган бүлекчәдә бер меңнән артык сыер малы исәпләнә. Аларның һәрберсе минем карамакта: укол-вакциналар да ясыйм, ультратавыш тикшерүе (УЗИ) дә үткәрәм, чирләп китсәләр дәвалыйм да. Җитәкчелек программа буенча өйле булу турындагы фикерне әйткәч, әлбәттә, куанып риза булдым. Беренчедән, программаның шартлары бик кулай, икенчедән, Арпаяз — ул төзек, тыныч авыл, кешеләре яхшы, эшемә дә ерак түгел. Шулай ук Кукмара да «кул биреп» кенә тора. Балаларның берсе мәктәпкә барса, икенчесе балалар бакчасына йөрер. Хатыным да бирегә күченергә риза. Кишәрлекне койма белән әйләндереп алып, каралты төзесәк, бакчаны тәртипкә китерсәк, тынычлап яшисе һәм эшлисе генә кала, — ди ул.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының бер өлеше булган арендалы торак программасы 2020 елдан эшли. Районның авыл җирлекләрендә барлык уңайлыклар да булдырылган, газ, су, коммуникацияләр кергән йорт төзелә, һәм ул вакытлыча яшәү өчен биреп торыла. Әйтик, читтән килгән бик яхшы белгечнең тору урыны юк икән, ул программа буенча тораклы була ала, бары тик ай саен ут, су, газ, каты-көнкүреш калдыклары һәм аренда түләвен генә башкара.

— Программада авыл җирлегендә даими яшәүчеләр, авылда хезмәт килешүе буенча эшләүчеләр яисә шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баручылар, торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ дип танылучылар яисә үз шәхси йорты булмыйча, даими рәвештә әти-әниләре белән яшәүчеләр дә катнаша ала. Аренда килешүе буенча торак төзелешенең 80 проценты — федераль һәм республика бюджетыннан, ә 20 проценты эш бирүче һәм муниципаль берәмлек тарафыннан финанслана. Эш бирүче белән хезмәт килешүенең биш ел вакыты чыкканнан соң, торак йортның исәп-хисап бәясенең 10 процентын, ә ун елдан соң сатып алу бәясенең 1 процентыннан артмаган бәяне түләп, йорт биредә яшәгән кешенең милкенә тапшырыла. Бу исә билгеле бер вакыттан соң арендалы торак кешенең үзенекенә әйләнә, дигән сүз, — ди район Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге баш белгече Руфия Хәкимова.

Әлеге программа буенча 2020 елда районда — ун, 2022 елда тугыз йорт төзелгән. Быел исә 12не салырга планлаштыралар. Купка, Зур Кукмара һәм Киндеркүл авылларындагы өйләр төзелеше инде ахырына якынлашып килә. Калган җирлекләрдә дә тиздән эш башланыр дип көтелә. 

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев