Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан Зиннур Хәмидуллин 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

Зиннур Хәмидуллинны күркәм юбилее белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Регина Мусина, Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрипов, «Әсәнбаш» агрофирмасының «Алга» бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сәфиуллиннар котлап, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

Березняк авылында туып-үскән Зиннур Хәмидуллинга карагач, ирексездән, сөбханалла, дисең. Чөнки һич кенә дә юбилярга үзенең 90 яшен биреп булмый. 70 яшьне дә... Гомумән еллар агышы аның янында елга бер тапкыр туктап алырга оныта, ахрысы.

Сугыш чоры авырлыгын ишетеп түгел, тоеп, күреп үскән буын вәкиле ул. Алты яшьлек чагында тормышның астын-өскә китереп башланган сугыш һәм аның биш елга сузылган ачлыгы, ялангачлыгы инде 85 вакыт үтсә дә һич күңеленнән җуелмый. 

«1952 елда, ул вакытта миңа унҗиде яшь иде, үзебезнең „Үзәк“ колхозында, аннан соң озак еллар „Алга“ исеме белән йөрде ул, тракторчы булып эшли башладым. Ике елдан армия хезмәтенә алындым», — ди Зиннур абый яшьлек чорларын барлап. 

Ә армия хезмәте данлыклы Ленинград каласында үтә. Барлыгы өч ел ярым хезмәт итеп, туган авылына чын ир-егет булып кайтып керә ул. 

«Армиядән кайтуга ук колхозга эшкә килдем. Колхозда беренче ферма торагы 1964 елны төзелә башлады. Аның урынын трактор белән тигезләүне миңа йөкләделәр. Көн ярым эчендә урынын ясап куйган идем. Берникадәр вакыттан соң тракторны читкә куеп, эретеп-ябыштыру эшенә күчтем», — ди Зиннур абый. 

«Бүгенге көндә дә кайсы тармакны алсак та, һәркайсына Зиннур абыйның кулы тигән. Сыйфатлы итеп башкарылганга күрә еллар узса да ныклы булулары кимеми», — ди Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрипов аның сүзен дәвам итеп. 

30 ел дәвамында аның чын мәгънәсендә көрәк кадәрле кулларыннан никадәр тимер-томыр үтте икән?! Әле бит колхозлардагы техникаларның саны-исәбе юк, гөрләп төзелеш эшләре бара торган заман. Барысына да «Сварщик Зиннур» кирәк... 

«Шуңа күрә өйгә кайтмадым да инде мин, вакыт булмады. Хуҗалык мәшәкатьләре, малайларны үстерү тормыш иптәшем Мөршидә җилкәсендә иде. Ул үзе дә Кукмарадада киез итек киез комбинатында эшләде. Ярый әле бер бер артлы туган малайларга күз-колак булып торырга өйдә әби-бабай бар иде», — дип елмая хәзер Зиннур абый.

Хәмидуллиннар малайларга бай: Мөршидәсе бер бер артлы биш малайны — Зөфәр, Фәрит, Марсель, Илдар, Нурсилне алып кайта. Илдарлары исә бүгенге көндә әтисенең хезмәт юлын дәвам итеп, «Әсәнбаш» агрофермасында эретеп-ябыштыручы булып эшли. 

Зиннур абый, Мөршидә апа вафат булганнан соң, бүгенге көндә ике улы белән тормыш алып бара. 

«Әти үзе җиләк-җимешләрдән кайнатмалар ясый, компотлар яба, бакчасында бер чүп үләне үсми аның, көн туса хезмәттә ул. Ашарга пешерергә, йорт-җирен чиста-пөхтә итеп тотарга да өлгерә ул», — диләр күрше авылда яшәүче киленнәре. 

Зиннур Хәмидуллинны күркәм юбилее белән район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова, район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Регина Мусина, Березняк авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Шәрипов, «Әсәнбаш» агрофирмасының «Алга» бүлеге җитәкчесе Рөстәм Сәфиуллиннар котлап, истәлек бүләкләре тапшырдылар. 

«Сез тормышның бар авырлыгын күреп, үзәккә үтәрлек хезмәтләр башкарып, балачактан үк ныгып калып үскән буын. Сезгә авылыгызның, районыбызның киләчәге нык булсын өчен куйган хезмәтләрегез өчен зур рәхмәт. Сезнең һәрберегез бергә кадерле. Киләчәктә дә сәламәтлек телибез, күз тимәсен, бүгенгедәй „егет“ кебек булып, 95, 100 яшьлек юбилеегыз белән дә котларга насыйп булсын», — диде Резеда Нурислам кызы Зиннур абыйга район Башлыгының Рәхмәт хатын тапшырганда.

Әйе, тормышның матурлыгы, яме белән ул-киленнәре, оныклары янәшәсендә яшәргә дә яшәргә әле...

фото: Лилия Нургалиева/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев