Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан Рифат Мотыйгуллин — универсаль белгеч

Күпфункцияле үзәкнең Кукмара филиалында әйдәп баручы белгеч булып эшләүче Рифат Мотыйгуллин бүлек ачылуның беренче көненнән үк биредә хезмәт куя.

Язмам герое Янсыбы авылыннан. Зур Кукмара урта мәктәбендә белем алган егет Казандагы югары уку йортын тәмамлаганнан соң, туган ягына кайта, «Росреестр» идарәсенең Кукмара бүлегенә эшкә урнаша. 

«Башкаланың шау-шулы тормышы минем өчен түгел. Шунлыктан биредә төпләнгәнгә беркайчан үкенгәнем булмады. Алга таба алты ел Кадастр палатасында хезмәт куйдым, 2017 елда районда күпфункцияле үзәк филиалы ачылгач, шунда күчтем. Сигез ел инде биредә әйдәп баручы белгеч вазыйфасын башкарам. Хезмәтемне үз иткәч, эш вакытында килеп туган авырлыклар да куркытмый, чыныктыра гына», — ди ул.

Күпфункцияле үзәк — районда халык иң күп мөрәҗәгать итүче тармакларның берсе, дисәк, һич ялгыш булмас. Чөнки соңгы берничә елда үзәкнең функцияләре бик күпкә артты. 

«Иртәдән кичкә кадәр дистәләгән кеше белән эшләргә туры килә. Әлбәттә, арада төрле холыклылары очрый. Юкка гына кызып китә, үзенекен генә сөйли, сине ишетми торганнары да бар. Шуның өчен клиентлар белән аралашкан вакытта бездән белем генә түгел, сабырлык та сорала, психологик күнекмәләрең булса, аеруча яхшы. Шөкер, программаларда тайпылышлар булганы юк. Хезмәттәшләр белән бер-беребезгә булышып, җиң сызганып эшлибез», — ди Рифат Рафхат улы.

Күпфункцияле үзәкнең Кукмара филиалы җитәкчесе Лилия Минемуллина әңгәмәдәшем турында бары тик уңай яктан сөйләде: 

«Филиалның әйдәп баручы белгече генә түгел, үз эшчәнлекләрен яңарак кына башлап җибәргән хезмәткәрләргә остаз да ул. Акыллы, тирән белемле, кызыксынучан. Аралашучан, ачык йөзле, һәркем белән дустанә мөнәсәбәттә була белгәне өчен аны коллектив хөрмәт итә, клиентлардан да зарлану сүзе ишеткән юк. Рифат Рафхат улында җаваплылык бик көчле. Шуның өчен үзенең төп эшеннән тыш, аңа төрле органнарга документлар әйләнешен контрольдә тоту, илтеп тапшыру һәм кабул итүне дә ышанып тапшырдык. Хисап эшләре дә аңа йөкләнгән», — ди ул.

Җитәкче Рифатның конфликтлы ситуацияләрне көйләүче буларак та зур эш башкаруын билгеләп үтте. 

«Бу юнәлештә проект әзерләде, махсус курс узып, сертификат алды. Клиентлар белән ике арада аңлашылмаучанлыклар килеп чыкканда, белгечләр, иң беренче чиратта, Рифатны чакыра. Ул мәсьәләнең төбенә төшә һәм проблеманы уңай якка хәл итә. Кыскасы, Рифат Мотыйгуллин — универсаль белгеч, үз эшенең остасы», — ди Лилия Миннерамил кызы.

Райондашыбыз тырыш хезмәте өчен Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсенең цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрының Рәхмәт хаты, министрлыкның дипломнары белән бүләкләнә. 

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев