Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан Разыя Шәймәрданова: «Авырлыкны уйламадым»

Янсыбы авылында озак еллар гомер итеп, хезмәт чорында бу авылдагы бик күп сабыйларның икенче әниләре булган Разыя апа Шәймәрданова әнә шулай ди. Авырлык дигәнебез балалар бакчасындагы эшчәнлеге белән бәйле: утыз елдан артык анда мөдир булып эшли ул.

...Сугыштан соңгы еллар. Әтиләре, сугыш ветераны Шакир абый, алдынгы карашлы кеше буларак, җиденче сыйныфны Мәчкәрәдә тәмамлаган кызын Кукмара беренче урта мәктәбенә алып килә. Югыйсә, Зур Сәрдек авылдан сигез генә чакрым. Апасы Фәүзия белән бергә Кукмарага йөреп укый алар. Ялларда егерме чакрым араны күтемкә асып, туган авылына җәяүләп кайтсалар, уку көннәрендә 29 кыз белән бергә тулай торакта яшиләр.

Мәктәпне яхшы билгеләренә генә тәмамлаган кыз, тагын да белем алырга дип, еракка — Төрекмәнстанга ук китеп бара. Әнисенең сеңелләре туган як «күчтәнәчен» бик сөенеп каршы алалар: балалар бакчасы тәрбиячесе һөнәре алыр өчен, кыз Ташауз өлкәсендәге училищега укырга керә. Шунысы кызык: уку төрекмән телендә барганлыктан, дәресләрдә дә бу телдә җавап бирәсе, имтиханны инде әйтәсе дә юк. Әмма Разыя сынатмый, диктантны да бишлегә яза, имтиханда да КПСС тарихы дигәненең кайсы өлешеннән сорасалар, шунысына кадәр төрекмәнчә чатнатып сөйләп бирә. Хәтта укытучы төрекмән кызларын: «Саламбашлар, ул Татарстаннан килеп, бөтен кагыйдәләрне өйрәнеп, дәүләт имтиханнарын гел бишлегә тапшырды. Ә сез 3легә укыйсыз», — дип ачулана. Диплом алгач та җибәрәселәре килмичә: «Монда килеп белем алдың да, хәзер Татарстанга кайтып хезмәт итәсеңме инде?!» — диләр.

Кайта дипломлы белгеч, кайта. Ерак 1959 елда район мәгариф бүлеге мөдире Павел Башаев кабинетының ишеген шакый. 

«Ул вакытта Янсыбы балалар бакчасы Казанның 10нчы номерлы бакчасы булып, "Татспромстрахсовет"ка карый иде. Э шкә урнашу өчен шунда кадәр барырга туры килде. Мине мөдир итеп куймакчылар иде, әле бит миңа 20 генә яшь, көчем, тәҗрибәм җитмәс дип каршы килдем. Тәрбияче булып урнашып кайттым. Әмма бер елдан соң мөдир кызыбыз кияүгә чыгып китте дә, җитәкче булып барыбер миңа калырга туры килде. Ярый әле ул вакытта бакча район карамагына тапшырылган иде. Чөнки айлык хисапларны да бандероль белән Казанга җибәрдек»   , — ди Разыя апа.

Бу турыда аз гына тарихка тукталып узыйк әле. Янсыбыдагы балалар бакчасын районда иң беренчеләрдән булган дип сөйлиләр.

«Авылның ул чордагы эшмәкәре Кылый Закир байлардан калган ике катлы агач йортта 1929 елда балалар бакчасы ача. Яшь әниләр бәбиләрен биредә калдырып, үзләре авылдагы бау заводында эшләгәннәр. Авылда балалар саны күп, һәр өйдә сигез-унга тула. Ул бакчага мин дә йөрдем әле. Бу вакытта бакчада Разыя апа мөдир иде. Әнием Миннебикә дә шунда эшләп алган иде. Хәтерлим: 1959 елда фотограф чакырдылар. Фотога төшәргә теләмичә елаган идем, имеш, фотоаппарат эчендә калам. Бакча уртасында төшкән фоторәсемнәр әле дә саклана. Ә Разыя апага килгәндә, матур клеш күлмәк киеп күз алдымда тора. Сабырлыгы искитмәле, үрнәк алырлык кеше ул. Эчке матурлыгы йөзенә чыккан, елмаеп кына тора, үзеннән-үзе карыйсы килә иде аңа», — ди Әлфия апа Галимова (Хөрәмшина).

30га якын баланы сыендырган ике катлы агач йорт бакча булып озак еллар хезмәт итә. Авария хәлендә дип ябылгач, бакча 41 ел элек механизаторлар — ике Рамазан гаиләләре өчен дип, ике яклы итеп салынган хуҗалык фатирлары бинасына күчә. Инде анысы да үзенә алмашка яңа, заманча балалар бакчасы «сорый». 

«Бу вакытта инде мин гаиләле, кызыбыз Зөлфия, улыбыз Зөлфәт бар иде. Тормыш иптәшем, балта остасы булган Котдус әлеге бинадан бакча ясау өчен шактый тырышты. Ул чорларда 20-25ләп бала йөрде. Тәрбияче Зөлхия иде, Миңнур апа пешекче, җыештыручы — Миңсылу апа. Азык-төлекне Кукмарадан техник хезмәткәр белән икәү бергә ташыдык. Ул ат та җигә. Көн саен диярлек я кирәк-ярак артыннан, я җыелышка Кукмарага җәяү барам. Ул заманда җыелышлар кич белән була иде бит. Юк, авырлыкны уйламадым мин. Балаларны бик яраттым. Шөкер, бер әти-әни белән дә күңелсезләнеп тавышка кергән булмады», — ди Разыя апа.

«Безнең балаларны үзенекедәй ихлас яратты, бик йомшак, киң күңелле иде. Хурлап бер сүз дә әйтә алмыйбыз», — ди Янсыбы халкы да. 

Разыя апа 36 ел лаеклы хезмәт иткәннән соң, дилбегәне ышанычлы кулларга — кызы Зөлфиягә тапшыра. Инде аның да лаеклы ялга чыгар вакыты якынлаша. 

«Әнинең, безнең балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче киленебез Гөлфәниянең, минем хезмәт стажыбызны бергә кушсак, нәкъ 100 елга тула, ә нәселебездәге укытучы-тәрбиячеләрнекен кушып исәпләсәк, 255 елга җыела. Өч ел укытучы булып эшләгәч, 1994 елда әни янына тәрбияче булып кердем. Ул киткәч тә, хисапларны кара-каршы утырып, бергә эшләдек әле. Калькуляторлар, махсус программалар юк вакыт. Әни оста иде, икебезнеке дә чагышса — димәк, дөрес эшләнгән», — ди узган ел республиканың мәгарифтәге казанышлары өчен дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнгән Зөлфия ханым Җиһаншина.

Егерме яшеннән Янсыбыга килеп төпләнеп, май аенда 85 яшен каршы алучы Разыя апа бүген авыл халкының хөрмәте, күңел җылысы белән, озак еллар эчке эшләр бүлегендә эшләгән улы Зөлфәт, киленнәре Гөлфәния, оныклары тәрбиясендә гомер көзенә таба әкрен генә атлый. 

«Киленем Гөлфәния бик әйбәт булды. Мин эшләгәндә, Гөлфәния улым Зөлфәт белән бергә балалар бакчасына йөрде, бер сыйныфта укыдылар, хәзер әнә тәртипле тормыш итәләр. Мине бик тәрбияли Гөлфәния. Киявем Альберт та хәлемне гел белешеп тора. Үзләренә дә картаймыш көнегездә минем шикелле кадерле булып яшәргә язсын дип телим», — ди Разыя апа. 

Чын күңелдән теләгән теләк чынга аша бит, шулай була күрсен. 

фотода: Зөлфия Җиһаншина (кызы) һәм Разыя Шәймәрданова

фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев