Кукмара районыннан Рәйсә Кәрамова — бар гомерен мәгарифкә, балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөхтәрәм мөгаллимә
Туксан яшен тутырган ветеран укытучы бүгенге көндә кызы гаиләсендә Казан шәһәрендә якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп гомер итә. Ә районыбызда якташлары, хезмәттәшләре, укучылары аның турында матур хатирәләр саклый.
Төркәш авылыннан Рәйсә Кәрамова — бар гомерен мәгарифкә, балаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мөхтәрәм мөгаллимә. Шул ук вакытта ул күпләргә тормышта үз юлын табарга булышкан остаз, тугыз ел дәвамында Түбән Арбаш мәктәбендә директор вазыйфаларын башкарган гадел, булдыклы җитәкче дә.
Рәйсә Нияз кызы Мамадыш педагогия училищесын, Алабуга педагогика институтының физика-математика бүлеген тәмамлый. Хезмәт юлын Чирмешән районының Иске Кади авылында башлап җибәрә, бормалы тормыш юллары аны туган мәктәбенә алып кайта. Анда математика фәненнән белем бирә, директор урынбасары, директор вазыйфаларын башкара. Туксан яшен тутырган ветеран укытучы бүгенге көндә кызы гаиләсендә Казан шәһәрендә якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп гомер итә. Ә районыбызда якташлары, хезмәттәшләре, укучылары аның турында матур хатирәләр саклый.
Сәкинә Вәлиева, Жилой Рудник:
— Рәйсә Нияз кызы минем өчен гади укытучы гына түгел, ә зур хәреф белән язарлык остазым. 1973 елда Арча педагогия училищесын тәмамлап, Түбән Арбаш сигезьеллык мәктәбенә эшкә кайткач, ул минем саклаучым да, яклаучым да булды. Чөнки шул вакытта әле яшь, бернәрсәне дә белмим, һөнәрем буенча да сорауларым күп иде. Аның һәр сүзгә басым ясап, өзеп-өзеп әйтелгән киңәш-фикерләре әле дә колагымда яңгырап тора. Педагогия училищесына баруым да — аның киңәше, йогынтысы.
Рәйсә Нияз кызы турында ул туганда ук укытучы булып яратылгандыр дип әйтергә мөмкин. Әтисе сугышка киткәндә, әле укырга да кермәгән сабый әлифбаны укып күрсәтә. Шунда әтисе кызы белән горурланып, укымышлы булыр дип сөенә. Ләкин аңа сугыштан әйләнеп кайту һәм баласының уңышларын күрү насыйп булмый.
Ул укучыларга математика фәнен иң рациональ юл белән өйрәтеп, авыр үзләштерүче балаларга да төшендерә ала торган укытучы иде. Ә андыйлар күп түгел, бармак белән санарлык кына. Бу сүзләрне аның укучылары да раслый ала.
Эшләгән дәвердә, нинди ел фасылы, һава торышы булуга карамастан, якын-тирә авылларга барып, ата-аналарга педагогик укулар үткәрә идек. Ул соң бетә, урамда дөм караңгы. Ә безгә Рәйсә Нияз кызы белән урман аша авылга кайтасы. Мин аннан егерме яшькә яшьрәк, урманга керергә курка идем. Ә ул үзенең кызыклы хәлләрен сөйли-сөйли, бөтен куркуны юкка чыгарып, «җырлап» диярлек кайтып җитә идек. Хәзер уйлап утырам: директор, урынбасар булып эшләгәндә мәктәпкә нинди генә газета-журналлар алдырмады, аларны укып анализлап, педагогик укулар өчен һәр укытучыга докладлар әзерли иде. Аларны сөйләтеп карый. Әле бит гаиләсе дә бар, хуҗалыкны да алып барасы, бакчасын, малларын карыйсы...
Аның һәрвакыт девизы бар иде: «Йөрәктән чыккан гына йөрәккә барып җитә». Бу бүген дә бик актуаль. Ул һәркемнең иң яхшы якларын гына күреп үстерә белде, ә кимчелеген үзе белән генә сөйләшеп төзәтергә тырышты. Бу — бик зур сыйфат, чөнки беркем дә кимсенмичә, коллектив дус-тату булып, аны ихтирам итеп яшәде. Без аны һәрвакыт сагынып, зур ихтирам белән искә алабыз.
Вәсилә Степанова, Югары Чура:
— 90 еллык тарихы булган Түбән Арбаш мәктәбе турында хатирәләрне барлаганда иң элек безгә ныклы белем биргән укытучылар искә төшә. Укытучы һөнәрен сайлавыма, 38 ел мәктәптә математика фәнен укытуыма да шушы укытучылар сәбәпче булгандыр. Рәйсә Нияз кызын яратып, зур хөрмәт белән искә алам. Мин 7-8 сыйныфларда аның укучысы булдым. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, аның һөнәрен яратып, дәвам итәр өчен Казан педагогика институтының физика-математика факультетына укырга кердем. Соңгы курста диплом практикасын туган мәктәбемдә Рәйсә Нияз кызы җитәкчелегендә уздым. Практика вакытында аның үз эшенең остасы, чын педагог икәнлегенә тагын бер кат сокландым.
Дәресләремә кереп киңәшләрен бирде, укытучы мәктәптә нинди эшләр башкарырга тиеш, укучылар белән эшләү алымнары, төрле ситуацияләрдә үзеңне ничек тотарга, балаларга ничек якын килергә, кимчелекләрен әйтергә — барысына да өйрәтте. Укытучылар белән спектакльләр куйдык, педагогик киңәшмәләрдә чыгыш ясадык, сыйныф җитәкчесе буларак әти-әниләр белән дә аралаштык. Кыскасы, практика безнең өчен зур бер тәҗрибә мәктәбе булды. Аны коллективка, Рәйсә Нияз кызына рәхмәтле булып тәмамладым. Миңа ул мәктәпкә баргач, укучылар алдында әйбәт булам дип йомшама, беренче вакытлардан ук таләпчән бул, хаклык, дөреслек белән бар, диде. Педагогия институтын тәмамлап эшли башлаганда, аның киңәшләре бик нык ярдәм итте, хезмәтемне бер авырлык күрмичә башладым һәм дәвам иттем.
Ирек Гайнетдинов, Югары Арбаш:
— Мин Түбән Арбаш мәктәбендә укыган дәвердә Рәйсә Нияз кызы математика фәненнән белем бирде, директор урынбасары, директор вазыйфаларын башкарды. Математика фәнен бик ярата, республика күләмендәге олимпиадаларда катнашып, җиңүләр яулый идем. Шул вакытта сәләтемне күреп алгандыр да инде. 1994 елда ул — мәктәп директоры — әти-әнием янына барып, балагыз математикадан сәләтле, укытучы булсын дип сөйләшеп, Казан дәүләт педагогика институтына укырга керергә тәкъдим ясады, үзенең хәер-фатыйхасын бирде. Күрәсең, миндә үзенең сыйфатларын күргәндер дип уйлыйм. Һәм менә 26 ел инде мәгариф өлкәсендә хезмәт куям: математика укытучысы булып эшлим һәм ун ел Түбән Үрәс урта мәктәбендә директор вазыйфасын башкарам.
Рәйсә Нияз кызын бар гомерен мәгарифкә багышлаган, чын тугрылыклы укытучы һәм остазым дип саныйм. Ул безне шушы һөнәргә юллап кына калмады, ә институтны тәмамлап, Түбән Арбаш мәктәбенә кайткач, үзенең фикерләре, бай, зур тәҗрибәсе белән уртаклашты. Шушы гамәлләре аның нинди дәрәҗәдәге остаз икәнен күрсәтә. Тормышта дөрес юнәлеш биргәне өчен, без аңа бик рәхмәтле. Рәйсә Кәрамова — күп кенә республика бүләкләренә лаек кеше, Россиянең халык мәгарифе отличнигы.
Рәйсә Нияз кызы турында сөйләгәндә, аның Мөхлисә Бубыйның оныкчыгы булуын да әйтергә кирәк. Шуңа күрә анда бөек татар мәгърифәтчеләренең каны ага. Шуңа күрә ул — тугры мөгаллимә, үз эшенә бирелгән укытучы. Аның кебек укытучылар булганда, мәгариф үсештә. Рәйсә Нияз кызы өч балага гомер биргән, алар — барысы да югары белемле, зыялы кешеләр. Бүгенге көндә әниләрен бик тәрбияләп, гөрләшеп гомер итәләр.
фото: гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев