Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан Николай Петухов: Ватан ул бер генә. Аны яратырга һәм сакларга кирәк

Отставкадагы 3 ранг капитаны Николай Петрович Петухов инде 18 яшеннән бирле иңнәрендә погон йөртә. Ул 23 ел су асты көймәсендә хезмәт итә.

Тугыз-ун хуҗалыклы Танькино, үзләренчә итеп әйтсәк, Тәңкә авылында туып-үсә Николай Петухов. Гаиләдә сигез бала: җиде малай, бер кыз. 

Мәктәптә яхшы укый, Үрәсбаш урта мәктәбен тәмамлавы турындагы аттестатында бары тик рус теленнән генә «4»ле билгесе тора. Хыялы да инде күптәннән бөреләнгән: геолог булырга тели ул. Әмма язмышы аны башка сукмактан алып китә: отставкадагы 3 ранг капитаны Николай Петрович Петухов инде 18 яшеннән бирле иңнәрендә погон йөртә. Ул 23 ел су асты көймәсендә хезмәт итә. 

— Сүзебезне балачактан башлыйк әле, кечкенә Коля-Николайның күңелендә нинди хатирәләр саклана икән?

— Мин гаиләдә дүртенче бала булып туганмын. Әти механизатор, механик иде, машина-трактор паркы мөдире булып эшләде. Без, бишенче сыйныфны бетергән бала-чага, җәй көне шунда кайнашабыз: чертежлар буенча авыл хуҗалыгы машиналарын җыябыз. Өлкәннәр дә аяк арасында кайнашып йөрмәгез әле дип куып җибәрми, чөнки эшче куллар аз булса да кирәк, без белмәгәнне алар, яныбызга килеп, иренмичә аңлата. Шулай да тормышымны тимер-томыр буенча бәйләргә теләмәдем, геолог булырга хыялландым. 

— Әмма сез әнә никтер бөтенләй башка юнәлешне — хәрби һөнәрне сайлыйсыз...

— 7 сыйныфта мине яхшы укыган өчен «Артек» лагерена җибәрделәр. Анда Севастопольгә экскурсиягә бардык. Рейдта торган корабльләр, зур крейсерларны күреп, кара нинди куәтле, никадәр көч-егәр боларда дип, бик шаккаткан, сокланган идем. Минем дә күңелнең бер почмагына алар белән идарә итү теләге оялап куйды. Нәтиҗәдә аттестат алгач, төрле медицина тикшеренүләрен уңышлы үтеп, 1975 елның 6 июлендә авылдан Севастополь югары хәрби-диңгез инженер училищесына укырга керергә дип чыгып киттем. Үзем генә түгел, Кукмарадан да бер егет бар. Севастопольгә кадәр ничек барып җитүебез — үзе бер хатирә. Гомуми вагонда (аңа билетлар урынлап сатылмый иде) өченче яруста бардык, вагонда эссе, һава юк. Аннан соң тагын берничә транспорт белән килеп җиттек. "Егетләр, ә сез беләсезме соң биредә су асты көймәсендәге атомщикларны әзерлиләр?!«— дип сорадылар документларны тапшырганда. Кукмара егете беренче имтиханны махсус икелегә бирде дә кайтып китте.

— Ул киткәч авыррак булгандыр инде, әле имтиханнарны уңышлы тапшырсаң да, ай дәвамында яшь сугышчы курсларын (КМБ) үтәргә кирәк. 

— Өйдәгеләрне сагынасың... Җитмәвенә рус телем дә чамалы. Ә болай сагынырга вакыт юк иде анда. Сез әйткән КМБ вакытында көньяк кояшның 40 градус эсселегендә плацта шөгыльләнәсең, атна ахырында брезент кебегрәк материалдан эшләнгән күлмәкне саласың — ул шуның кадәр тозланган, куйгач, хәтта басып тора. Кичтән әйбәтләп кер сабыны белән щеткалап ышкып юып элгәч тә, иртәнгә кипми иде. 

— Ник килдем мин, дигән уй-фикерләр дә булгандыр әле? Әллә кечкенә генә авылдан килгән егет ант кабул иткәннән соң, нинди зур плацта курсант погоннарыннан басып тора, дигән горурлану хисе идеме ул? 

— Юк, үкенмәдем. Үзем аңлап, белеп килдем бит. Мөгаен, горурланганмындыр да. 

— Шушы урында артка чигенеш ясап, тиз генә яңадан туган авылга кайтып килик әле. Танькино, дигәч, минем күз алдына авылдагы 1813-1822 елларда төзелгән чиркәү килеп баса. Балачакта әлеге чиркәү эченә кереп йөри идегезме, Николай Петрович? 

— Әйе, уйный идек. Без үскәндә, шундый матур иде ул, эчендә, гөмбәзендә төрле язулар, русча итеп әйтсәк, роспись. Өр-яңа, яңарак кына ясалган кебек. Ашлык склады буларак кулланылды, аннан соң ашлыкны алып, ашлама сала башладылар. Бер елда эчендәге бөтен матурлык коелды да төште. Иконалар да күп иде. Алары да череде. Ул иконаларны авыл халкы поп-атакайның хатыныннан рөхсәт сорап кына алып тора иде. Аларга рөхсәтсез тияргә ярамый, бәла килә дип, безне кечкенәдән өйрәтеп үстерделәр. 

— Сезнең югары хәрби белем алуыгыз турындагы дипломда нинди һөнәр иясе дигән язу тора?

— Физика-энергетика җайланмалары белән эшләүче хәрби инженер-механик. Мин корабльнең электромеханика частенда хезмәт иттем, атом реакторы белән идарә итү механигы идем. Безнекендә ике атом реакторы торды. Сигез ел дәвамында оператор булдым. Тагын биш ел операторлар: сигез офицер, биш мичман, тугыз матрос белән командалык иттем. Һәрберсе өчен җавап бирәсе иде. Ул матрослар кечкенә балалар кебек, аларны күздән югалтырга һич ярамый, теләсә-кая керәләр. Диңгезгә чыкканда кадрлар җитмәгәнлектән, ике смена саен дежур торырга туры килде. Авыр иде. Мин хезмәт иткән икенче буын корабльләрне хәзер инде энә кадәр итеп турап бетерделәр. Бүгенге көндә диңгез-океаннарны дүртенче буын корабльләр, су асты көймәләре, крейсерлар иңли. Алар инде хәзер бөтенләй башкача. 

— 23 ел Камчаткада хезмәт итү чорында нинди исемдәге ничә су асты көймәсендә эшләргә туры килде?

— Ул чорда су асты көймәләре исемсез иде, бары тик проект номерлары белән генә йөртелде. Өч су асты көймәсендә 15 ел йөрдем. Диңгезчеләр суда йөздем дип түгел, йөрдем дип сөйләшә. Училищедан соң мин 581нче корабльнең икенче экипажында хезмәт иттем. Корабльнең беренче — үз экипажы укырга, ял итәргә киткәндә, аларны алыштыра идек. Нурланыш алып, сәламәтлегем какшап киткәнлектән, соңыннан сигез ел дәвамында хәрби составтан чыгарылган корабльдә хезмәт иттем. Алар озак вакытка сакланышка — утилизациягә куелган корабльләр иде. 90нчы еллар бит, аларны утильләштерү — бик авыр хезмәт. Зур суммалар кирәк, һәм заманча технологияләр дә юк иде. Урламасыннар, батмасыннар, таламасыннар өчен, аларда да шулай ук хезмәт итү каралган иде. Отставкага киткәч, мин булган корабльне ике елдан соң утильләштергәннәр.

— Көймәләр исемсез, дисез? Ә бит 2000 елгы фаҗигане кичергән «Курск» атом су асты көймәсенең исеме бар? Ышанам, ул чакта әлеге афәтнең котылгысызлыгын үзегез, күңелегез аша кичергәнсездер? 

— Ничек кенә... Бик авыр булды, авыр. (Николай абыйның хәтта күңеле тулып, тавышы калтырады, — авт.) Ул бит инде өченче буын су асты көймәсе иде. Аларга исемнәр кушылды. Без йөргәндә — юк. 

— Беренче тапкыр су асты көймәсенә кергәнегез исегездәме? Тар булуы куркытмадымы соң?

— Беренче практика Феликс Дзержинский исемендәге су өсте крейсерында үтте. Аннан соң безне Балаклава шәһәрендәге Бөек Ватан сугышында катнашкан, хәзер музей булып саналучы кечкенә дизель су асты көймәсенә — субмариннарга алып бардылар. Аның алты бүлемен (отсек) үткәнче башны да, кулларны да, тезне дә бәреп бетердем. Икенче практиканы Мурманскида Баренц диңгезендә уздым. Юк, курыкмадым. Аннан соң биш ел уку дәверендә безне психологик яктан озак вакытлар ябык бушлыкта һәм су астында торырга әзерлиләр иде. Мин хезмәт иткән су асты атом көймәсенең озынлыгы —108 метр, биеклеге 25 метр иде. Биш катлы йорт дип күзалласагыз була. Өч урында: уртада һәм баш-башында диаметры 80 сантиметр булган люк бар. Без шул төп люктан кереп-чыгып йөрдек. Калган икесе авария булган очракта һәм азык-төлек кертү өчен генә ачыла иде. Люк капкачы кулдан, тешле механизмны борып, рычаг ярдәмендә эчтән ябыла. Бик сирәк кенә 320 метр тирәнлеккә төшә идек. «Эш» тирәнлегендә — 100 метрда йөрдек. Өчәр ай су астында була идек. 

— Николай абый, хезмәт итү чорында булган берничә гадәттән тыш хәлләрне дә искә алып китик әле.

— Охот диңгезендә 200 метр тирәнлектә йөргәндә көтелмәгән хәл булды: төнлә су асты кыясы белән бәрелештек. Көймәдә бит тәрәзәләр юк, кайда нәрсә бар дип карап йөреп булмый, барысы да карта һәм эхолот ярдәмендә башкарыла. Әллә нигә бер су өстенә күтәрелеп, йолдызларга карап ориентлаша идек. Ә бу кыя бернинди картада да күрсәтелмәгән. Эхолот тирәнлекне тикшереп бара. Дежур командир, эхолотка карап, су төбенең якын икәнен күреп ала да тиз генә «Боцман, су өстенә чык!» — дип команда бирә. Ул төрле маневрлар ярдәмендә команданы үти. Соңыннан карадык, көймәнең кырыена кыя 30 сантиметр тирәнлектә эз калдырган иде. Әлбәттә, тагын да куркынычрак хәл булса, безнең исән калуыбыз икеле иде. Тагын менә шундый хәл булды: Тын океанда вакытта үзәктән безгә «Бар көчкә алга барасы!» — дигән команда килде. Ә без автомашина түгел, газга басып кына тизлекне арттырып булмый, моның өчен 5-10 минут вакыт кирәк. Бөтен кагыйдәләрне бозып, алга ыргылдык. Отставкага чыккач, Санкт-Петербургта командир белән очрашкач кына ул чакта нәрсә булганын белдем. Бу вакытта без йөргән урыннарда җир тетрәгән икән, һәм Тын океанда ярык барлыкка килгән. Ә бу ярык миллионлаган кубометр суны һәм башка әйберләрне үзенә суыра. Ярый әле ул ярыктан берникадәр ераклыкта булганбыз. Америка яр буйларында, экватор тирәсендәге утраулар янында йөргәннәр дә онытылмый. Дежур вакытында сигезенче бүлемдә суга бата язганым да булды. Вал линиясе буенча астагы палубадагы бүлемгә су ыргыла иде һәм мин, бернәрсә дә, ягъни үзем турында уйлап тормыйча, шул суга сикердем. Бәхеткә, борт буенча дежур моңа кадәр гражданнар судноларында хезмәт иткән дивизия командиры урынбасары иде, һәм мондый очраклар аларда булгалаган икән. Ул миңа тиз генә нәрсә эшлисен аңлатты. Ә безнең көймәдә әлеге очрак беренче тапкыр булды. 

— Корабль сагындырамы соң, Николай абый? Тормышыгызны хәрби диңгез флоты белән бәйләгәнгә үкенмәдегезме?

— Сагындыра шул. Ике-өч елга 30-35 кешедән торган экипаж белән очрашабыз. Үкендем: дивизион командиры булырга ризалык бирүемә үкендем. Чөнки җаваплылык зур иде, ә минем карьера ясау теләгем булмады. Яңадан да 17 яшьлегеңә кайтып, Севастопольгә укырга барыр идеңме, дисәләр, әйе, дим. 

— Хәзерге яшьләргә әйтер сүзегез бармы? 

— Ватан ул бер генә. Аны яратырга һәм сакларга кирәк. Хәзерге махсус хәрби операциядә булган егетләргә авыр, сүз дә юк. Әмма без сакламасак, аны кем саклар соң? 

Николай Петуховка 65 яшь. Тормыш иптәше Ризида ханым белән бер кыз, бер ул үстергәннәр. Дмитрий 2022 елдан бирле мобилизация буенча махсус хәрби операциядә. Кызлары Наталья Санкт-Петербургта яши, кияүдә. Ирле-хатынлы Петуховлар — Кукмарадагы «Сугышчан кардәшлек» оешмасының актив әгъзалары.

Фото: Лилия Нургалиева/ «Хезмәт даны»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев