Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан махсус хәрби операциядә һәлак булган Фердинат Габидуллинның әнисе: «Ак кош хәбәр китергән...»

Кече сержант хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен үлгәннән соң Батырлык орденына тәкъдим ителгән.

«Һәр җомга саен улымның каберенә, Сабанчино авылындагы зиратка барам. Җанымны юатырга иң элек аның белән „сөйләшәм“, аннан соң янәшәсендәге әтисе Фәритнең „хәл“ен беләм», — ди Хәмидә Габидуллина. Әмма хәрби операциядә һәлак булган улы Фердинатны гомергә югалтуына ана күңеле әле һаман да ышана алмый. 

Фердинат кече яшьтән үк хәрби хезмәт белән «җенләнә». Саха (Якутия) Республикасының Удачный шәһәрендәге мәктәптә укыганда «Ак аю» («Белый медведь») яшьләр иҗтимагый хәрби-спорт клубына йөри. Анда беренчел күнекмәләрне бик яхшылап үзләштерә. Алга таба тормышын да хәрби хезмәт белән бәйләргә уйлый. Әмма 16 яшендә әтисе Фәритне югалткач, әнисен ялгызын калдырмау теләге Фердинатны шәһәрдәге көллияткә алып килә. Сине ташлап китмим, ди ул әнисенә. Һәм аннан ир-ат өчен бу тормышта кирәк булган биш төрле һөнәр үзләштерүе турында диплом алып чыга. Хәрби хезмәтне чик буе гаскәрләрендә үтә. Егет үзен бары тик уңай яктан гына күрсәткәнлектән, командование контракт төзеп калырга тәкъдим итә. Фердинат ризалык бирсә дә, хезмәт срогы тәмамланырга ике ай кала кире уйлый. «Сине ялгыз калдыра алмыйм», — ди ул янә әнисенә. Удачныйда фабрикага эшкә урнаша, өйләнә, Кукмарада гаилә тормышын башлый, кызлары туа. 

Әмма Кукмарага кайткач та, Фердинат Габидуллинның күңеле һаман да хәрби хезмәткә тартыла. Монда да җанына якын эш, үз юлын таба алмый. Җитмәвенә хезмәт иткән җиреннән, укырга чакырып, ике тапкыр хат та килә. Биш ел дәвамында карыша ул, һәм йөрәге түзми, көннәрдән беркөнне контракт төзеп, Самарадагы мотоукчылар гаскәрләренә хезмәт итәргә китеп бара.

«Барыбер хәрби булды, барыбер мине ташлап китте. Гомерлеккә. Әмма әни дип өзелеп торды ул. „Мам“ сүзен бер дә теленнән төшермәде. Кукмарага кайткач та, Удачныйда вакытта да, кая барса да, минем белән барырга тырышты. Бик шат күңелле иде ул, гел елмайды, көлде. Аның бер кешегә дә начарлык эшләгәне булмагандыр», — ди Хәмидә ханым, күз яшьләрен сөртеп.

Фердинат контракт төзегәч, биш ел эшләргә өлгерә. Шушы еллар эчендә ике тапкыр Таҗикстан Республикасында да хезмәт уза, Сирия Гарәп Республикасында барган хәрби операциядә катнаша. Анда дүрт медаль белән бүләкләнә. «Хәрби хәрәкәтләр ветераны» исемен ала. Ә инде 2022 елның апрелендә хәрби операциядә гомере өзелгән якташыбыз, кече сержант Фердинат Габидуллин хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен үлгәннән соң Батырлык орденына тәкъдим ителә. Һәм аны район башлыгы Сергей Димитриев узган ел геройның әнисенә тапшырды. 

«Фердинат хәрби операциягә Самарадан узган елның 23 февралендә чыгып китте. Анда „КамАЗ“ машинасын йөртте. Чираттагы ялына Яңа ел вакытына кайткан иде. Шуннан соң башка мин улымны исән килеш якыннан күрмәдем инде. Телефоннан видеоэлемтә аша гына хәбәрләштек. Соңгы кайтуында өр-яңа формасына медальләрен такты, документларын кесәсенә салды, ялтыравыклы ботинкаларны рәттән куйды, фуражкасын элде дә: „Әни, шушылай истәлек булып эленеп торсын, яме“, — диде. Күңеле сизенгәндер инде. Кукмарада үз йортыбыз белән торабыз без. „Гараж каршысына машина өчен каплавыч (навес) ясат, ишегалдына, капка төбенә брусчатка җәйдер, безнең өй урамыбызда иң матуры булсын“, — диде. Карышсам да, өйгә зур телевизор алып куйды, машинамны яңартты. Соңгы сөйләшүебез апрельнең 11ендә булды. „Әни, яңадан алгы сызыкка керәбез икән — чыкмыйбыз инде“, — диде ул. Шул көннән соң мин гел аннан шалтырату көттем. Ватсабына көнгә 80 тапкыр кереп карый идем. Ә анда гел „был 11.04.2022“ дигән сүз», — ди Хәмидә.  

«Кызым Фәнүзә дә, киленем Әнисә дә улымның һәлак булганын миннән алда белгәннәр, әйтмәгәннәр генә. Аның үлеме турында хәбәрне ишеткәнче ике тапкыр туган авылыма — Татар Толлысына кайтырга туры килде. Беренчесендә аш-су бүлмәсендәге тәрәзәгә озын койрыклы кечкенә генә ак кош килә дә куна, килә дә куна. Икенче атна кайтуыма да шул ук хәл булды. Бу бит улымнан хәбәр дигән уй, гомумән, күңелемә дә килмәде. Үзенең телефонына шалтырата алмагач, аңа кадәр ул миңа элегрәк шалтыраткан чит бер номерны табып та сөйләшеп алган идем. Андагы егет: „Ул хәзер бездән еракта инде“, — дигәнне дә үлгән дип аңламадым... Улыбызны майның 25ендә Сабанчино зиратына җирләдек. Ул әйткәнчә, гараж каршысына каплавыч ясаттым, икенче елны ел ашына кадәр капка алдына брусчатка җәйдердем. Бакчага беседка алып кайтып урнаштырдым. „Улым, теләкләреңне үтим, күрәсеңме, син минем янымда йөрисеңме?“ — дип сөйләшәм мин аның белән. Күңелемә бер дә ташлап китәр дигән уй килмәде шул. Әтисен йөрәк авыруы белән 37 яшендә югалтсак, аңа 35 яшь иде. Үзем сөйләшәм, үзем елыйм, гомерлек бала югалту хәсрәте белән яшим хәзер», — дип сүзен дәвам итте Хәмидә ханым.

Фото: гаилә архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #БезненГеройлар