Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан Кәшифә Насыйбуллина: Бу вакытлар кире кайта күрмәсен, Аллаһы Тәгалә яшьләргә без кичергәннәрне күрсәтмәсен

Өлкәннәр белән аралашу — үзе бер тарих, ә аларның тормыш юлы берничә томлы китап язарлык. Газетабызның яшьтәше, Олыяз авлыннан Кәшифә апа Насыйбуллина быел 95 яшен тутырган.

Бүгенге көндә ул Кукмарада кызы Гөлсинә апа һәм аның тормыш иптәше Рәис абый гаиләсендә тыныч, имин картлык кичерә. «Ай-һай, озак яшәдем инде, балакаем. Ирем иртә үлде, бик күп балалар үстердем», — дип каршы алды ул безне. Әйе, тормыш бит ул куласа, бер әйләнә, бер баса дип, юкка гына әйтмәгәндер өлкәннәр. Сикәлтәле гомер юлларын үткәндә төрле хәлләргә очрарга мөмкин, әмма ничек кенә булмасын, үткәннәр күңел төпкелендә хатирә булып, югалган яшьлекне, кешеләрне сагындырып яши.

Кәшифә апа — сугыш чоры баласы, кечкенәдән әтисез калып, ятим үскән бала. Шуңа күрә кечкенә чагыннан эшкә өйрәнергә, тормыш дилбегәсенә ныклап ябышырга туры килә. Әтисе бакыйлыкка күчкәндә, кызга бары тик өч ай була, тормыш диңгезендә балалар әнисе белән генә кала. Әнисе кыз кияүгә чыккач дөнья куя.

«Әнигә бик авырга туры килде, түләүләр зур иде. Сыер, сарыклар тотты, мал-туар асрап көн иттек, салымны тапшырып бардык. Сугыш вакыты иде бит, һәр гаиләгә дүртәр солдат билгеләделәр, алар тау кырыенда сугышка өйрәнделәр, төрле күнегүләр үткәрделәр. Колхозда эшләргә кеше юк, шуңа күрә бригадир безнең ишеләрне дә чакыра иде. Ул вакытта авылда бала-чага күп, гаилә саен биш-алтышар. 12 яшьтән колхоз эшенә чыктым: печәнен дә чаптык, иген дә урдык, элеваторга ашлык, аннары чәчүгә орлык, ындыр табагына көлтә ташыдык. Ферма малларына ат белән басудан азык алып кайта идек. 17 яшьтә башта Пчеловодка, аннары Иштуган, Лубянга урман кисәргә җибәрделәр. Бу вакытлар кире кайта күрмәсен, Аллаһы Тәгалә яшьләргә без кичергәннәрне күрсәтмәсен. Кунактагы кебек бик рәхәт тормышта яшисез, кадерен белегез», — диде тыл ветераны, бала, яшь чакларын искә алып.

«Әни әле дә тәрәзәдән карый да бу юлларны күп таптадык, шушы тауларны менә-төшә, Күкшелдән "заготзерно"га чана белән орлык илтә идек дип искә ала», — диде Гөлсинә апа. Аларның йортлары Пенәгәр ягында урамнарның берсендә урнашкан, күрәсең, элек Кукмарага шушы басу юлы аша йөргәннәр.

Җиңү көне килгәнен дә бүгенгедәй хәтерли ветеран, аны онытырлыкмы соң, ди ул. Бар халык урамга чыга, авыл клубы ишегалдында җыелыш ясап, сугыш беткәнен хәбәр итәләр. Хатын-кызлар елаша. Сөенечнең чиге булмый. Әмма алай да ир-атлар яу кырыннан тиз генә кайтмый, кайсының әтисе, бабасы, улы үлгәнлеге турында хәбәрләр килеп тора. 

Кәшифә апа үзләренең авылларындагы сугыш кичкән Шәмсемөхәммәт исемле егеткә кияүгә чыга, дөресрәге, ул кызны урлап алып кайта. Алар җиде бала — биш кыз, ике малайга гомер бирәләр. Бүгенге көндә кыз-улларының барысы да исән-сау. 

«Сугыштан соң авылда колхоз рәисе булып, Ульдан Закиров эшләде, хуҗалыкны бик күтәрде. Шәмсемөхәммәт бригадир иде. Безнең эшләгәнне күреп торды, шуңа күрә бу кыз бик тырыш, моның белән дөнья көтеп була икән дип уйлаган. Аллага шөкер, әйбәт яшәдек, үзе дә бик тырыш иде, эшләде дә эшләде. Өйдә итек түшәде, үзе басты. Ирем бригадир булгач, колхоз эшенә иң элек мин йөгерәсе иде. Үзебез дә маллар асрап көн күрдек, сыер, сарыклар тоттык, кичләрен шәл бәйләдек. 19 ел кайнана белән яшәдем. Әнкәй бик яхшы кеше иде, тату гомер иттек, балаларны да карады, тормыш алып барырга булышты. Ирем сугышта ике тапкыр яраланган, аягы авырта иде, хәтта кистерергә теләгән чаклары да булды. Әмма Казаннарга барып, табибларга күренеп кайткач тернәкләнде. Тик шулай да кыска гомерле итеп яратылган, күрәсең, 54 яшендә дөнья куйды. Балаларым булышты, алар кечкенәдән эшкә өйрәнеп үстеләр», — диде ул.

Кәшифә апа мәктәптә дүрт сыйныф кына белем алган, әле анысын да тәмамлый алмаган, укытучы юк иде, ди. Әмма шуңа да карамастан гомере буе газетабызның тугры укучысы булган. Ветеран әле дә «Хезмәт даны» килгәнен көтеп ала, яратып укый.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев