Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан Югары Чура авылыннан Юрий Тапайкин ничек аю күрүе турында сөйләде

Дусай ягында юл аркылы чыгучы аю турындагы видео тиз арада республикабызда интернет челтәренә таралды.

Дусай ягында юл аркылы чыгучы аю турындагы видео тиз арада республикабызда интернет челтәренә таралды. Әлеге видеоның авторын таба алмасак та, бу вакыйганың шаһите булган Югары Чура авылыннан 36 ел шофер булып эшләүче Юрий Тапайкин белән телефон аша элемтәгә кереп сөйләшеп алдык.

«Кичә, төшке яктан соң Вахитов исемендәге хуҗалыкның ындыр табагына ашлык бушатып, кире Нырты ягына таба баруым иде. Мин аны юлда барганда шәйләп алдым. Иң элек мин аны печән җирен иелә-иелә караучы фермер килә дип уйладым. Озак та үтмичә кеше түгел икәнен абайладым. Шул вакытта бу тирәдәге урманнарда аюлар да күренгәли дип сөйләшкәннәре искә төште. Минем алда баручы җиңел машина — „Хендай“ автомобиле хуҗасы, аюны күреп туктады. Мин дә КамАЗымны туктаттым. Видеога да төшердем. Әмма минем видео тоныграк чыкты, интернет челтәрендәгесе — әлеге җиңел машина йөртүчесе төшергәне», — диде ул.

Аю юл аша чыгып, Ныртыдан ике-өч чакрым ераклыктагы урманга кереп киткәч, кузгалырга уйладым. Хәйран зур гәүдәле иде ул. Мыймылдап тора, симез икән бу дип карап калган идем мин аны.

Әмма... машинам кабынмады. Ә бит хәзер кабинадан төшеп, аның капотын ачып карарга кирәк. Шикләнеп кенә төштем. Машинама нәрсә булды икән дип карый башладым. Әлбәттә, әз генә карыйм да, аю кереп киткән урман ягына күз салам.

Куркыта бит! Кире чыгарга да мөмкин. Ә бит әле кайчан гына бу тирәдә арпа басуыннан ашлык ташыган идек. Кыскасы, бер күзем машинаның двигателендә булса, икенчесе — урман ягында.

Озак та үтмәде, яныма бергә ашлык ташый торган тагын бер КамАЗ машинасы килеп туктады. Аңа бу хәлне сөйләгән идем, ышанмады. Видеоны күрсәткәч кенә ялган сөйләмәвемне аңлады. Ә машинаның аккумулятор чыбыгы өзелгән булып чыкты. Аны ялгап, кире юлга кузгалдык.

видео: шаһитләр, фото: скриншот

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев