Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан Гөлфия Газизуллина: «Чигү күңелгә рәхәтлек бирә»

Аның өенә килеп кергәч, үзеңне чәчәкләр дөньясында кебек хис итәсең. Тәрәзә пәрдәләреннән алып мендәр тышлары, ашъяулык, кулъяулыклар, хуҗабикәнең күлмәкләре — барысы да аллы-гөлле төсләр белән чигелгән чәчәкләргә бизәлгән.

Байлангар авылында искиткеч матур тавышлы, алтын куллы, һәркем белән якын итеп «җаннарым» дип аралашучы Гөлфия абыстай Газизуллина яши. Аның өенә килеп кергәч, үзеңне чәчәкләр дөньясында кебек хис итәсең. Тәрәзә пәрдәләреннән алып мендәр тышлары, ашъяулык, кулъяулыклар, хуҗабикәнең күлмәкләре — барысы да аллы-гөлле төсләр белән чигелгән чәчәкләргә бизәлгән. 

Байлангарга килен булып төшкән Гөлфия апаның бала чагы Каенсар авылында узган. 1947 елда туган кыз, сигез чакрым җәяү йөреп, Байлангар мәктәбендә сигез сыйныф белем алган. Киләчәктә үзе дә укытучы булу турында хыялланган. Әмма аңа бу теләген тормышка ашыру насыйп булмый. Сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң, әнисе урынына фермага эшкә бара. «Гәүдәле, эшкә каты идем. Усал булдым, гаделлекне яраттым», — диде әңгәмәдәшем.

«Ул вакытта колхоздан җибәрәселәре килми иде. Тыңламасаң, өеңдә нәрсә бар: йомырка, ит — алып чыгып китәләр. Әнинең беренче ире Мансур сугышка киткән, аннан ул дүрт бала белән калган. Бер нарасые — самавыр өстенә капланып пешеп, икенчесенең үпкәсе кабарып үлгән, өченчесе дә суык тиеп вафат булган. Бер Мәгъсүм абый исән калган. Ул бик башлы иде, гел бишле билгеләренә белем алды. Арчада рус теле укытучысына укып чыккач, армиягә китте. Камчаткада хезмәт итте, аны шунда эшкә алып калдылар. Әнинең икенче ире, безнең әти тумышы белән Чыпья авылыннан. Аңа тол калган әнине димләгәннәр. „Янына барганчы утын илт, гел малаен утынга җибәрә, бик тилмерәләр“, — дип киңәш биргәннәр. Шуннан соң ул бер арба утын алып килеп бушаткан. Әнигә әлеге ир бер дә ошамаган, Мәгъсүм абый: „Әни, әллә ризалашасыңмы, хәзер утынны да алып китә бит“, — дигән. Шулай итеп, алар яшәп киткәннәр, дүрт балалары туган», — дип хатирәләрне барлый Гөлфия апа.

Кыз егерме яшенә кадәр фермада хезмәт куя. Йорт-кура тирәсендә дә эш җитәрлек була, җәй көннәрендә печән ташыган вакытлары, авыр хезмәт булып, күңелендә уелып калган. 

«Бервакыт фермада йөк төягечтә эшләргә матур гына бер егет килде. Без бер-беребезне бик ошаттык. Дүрт тапкыр очрашкач, кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Бик йомшак, юаш иде. Ә аңа мине усал кыз, дигәннәр. Холкым әтинекенә охшаган, ул бик көчле булган. „Печән ташытмасаң — кияүгә чыгам“, — дидем. Дөрестән дә, печән ташытмады», — диде ул, елмаеп. 

Яшьләр матур гына яшәп китәләр, биш балага гомер бирәләр. Кыз Байлангар фермасында ун ел сыер сава. Аннары учетчик, склад мөдире, ахырдан ферма мөдире булып эшләп лаеклы ялга чыга. Шуннан соң үзенең күңеленә ошый торган шөгыль — чигүчелек белән тагын да ныграк мавыга башлый. 

«Чигәргә, шәл бәйләргә яшь чагымда күрше Ләмига ападан өйрәндем. Әнинең дә чиккән әйберләре бар иде, әмма кулына киерге тотып утырганын хәтерләмим. Безнең заманда егетләр кулъяулык сорыйлар иде бит. Әмма яшь чакта гел чигеп кенә утырып булмый, башка мәшәкатьләр, ферма, йорт-кура тирәсендә дә эш күп иде. Ә пенсиягә чыккач, буш вакыт барлыкка килде. Чиккән чакта телевизор да карарга, радио да тыңларга, җырлап та алырга була. Ялны файдалы итеп үткәрәсең. Идәнгә тукыманы җәеп салам да шуңа рәсемнәр ясыйм. Кимчелекләре, ошамаган җирләре булса, аны чиккән вакытта төзәтәм. Иң беренче баш яулыгы чигеп кидем. Чөнки ул вакытта чиккән яулыкларны Зур Сәрдек якларыннан сатып алып кайталар иде. И-и, моның нинди авырлыгы бар инде, дидем дә үзем тәвәккәлләдем», — диде ул. 

Гөлфия апа якыннары, дус-ишләренең туган көннәре, юбилейларына чиккән әйберләр бүләк итә, истәлеккә дип тә биреп җибәрергә мөмкин. Хезмәт җимешләрен бер дә жәлләми. Аның намазлыклары да үз куллары белән бизәлгән. Заманында тормыш иптәше Минсур абыйга да түбәтәй чигеп, камзул бәйләп киерткән. 

Гөлфия апа крепдешин тукыма белән эшләргә ярата, уңайлы, тиз искерми, чигәргә җайлы, ди. Ә чигү җепләре урынына базардан төрле төстәге яулыклар сатып алган. Алар искиткеч матур, янып тора. Ул бигрәк тә эре-эре роза чәчәкләре чигәргә ярата. Яфракларын сыек, куе яшел төсләр белән бизи.

«Чигү күңелгә рәхәтлек бирә. Әз генә борчуым булса, иң элек Коръән укыйм, аннары рәхәтләнеп, тынычланып чигәргә утырам. Әмма озак утырып булмый, аркалар авырта башлый, гимнастика ясарга кирәк», — диде оста куллы абыстай. 

Язмам герое 2000 елда Кукмара мәдрәсәсенә укырга бара. Гарәп хәрефләрен, дин гыйлемен үзләштерә. Аллага шөкер, моңым булу да ярдәм иткәндер дип сөенә. Шулай ук мәет юарга йөри, авыруларның хәлен белә. 2000 елда Байлангар авылында җирле ветераннар Советы рәисе итеп сайлана. Ә 2004 елдан авылда абыстай булып тора. 

«Аллага шөкер, язмышымнан канәгать, ирем белән дә бик әйбәт тордык, балаларым да тәртипле булдылар. Кызганычка каршы, бер сабыем гына вафат, урыны җәннәттә булсын. 2014 елда миңа Хаҗга бару насыйп булды. Бервакыт намазымны төгәлләдем дә Аллаһы Тәгаләгә Хаҗга барырга насыйп итсәң иде дип, теләкләремне җиткереп дога кылдым. Шул вакыт борылып карасам, диванда картым утыра. „Кил әле монда, утыр, карчык, яныма“, — ди. Инде нәрсә булды икән, димен. „Икебез дә пенсия алабыз, беребезнеке тотарга җитәр, икенчебезнекен җыеп бар. Мин исән чагында Хаҗга барып кал, мин үлгәч, бу мөмкинлек булмаячак“, — диде. Аны кочаклап үптем. Миңа шул сүз генә кирәк иде», — диде абыстай.

Бу Гөлфия апаның күңеленә мәңгегә уелып кала торган сәфәр була.

«Аллаһы Тәгалә безне күбәләк шикелле „очыртып“ кына йөртте», — диде ул. Аннан кайтып бер ел үткәннән соң, җомга көнне тормыш иптәше аның кулында бакыйлыкка күчә. Әйтерсең лә, ул шуны гына көткән.

Гөлфия апа Хаҗдан алып кайткан күлмәкләрен дә чигеп бизәп куйган. 

«Коръән укыганда да шуларны киям, алар гәүдәмә рәхәтлек биргән кебек була», — диде ул.

фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев