Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан Фәридә Хаҗиева: Безнең төп бурыч — халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү.

Фәридә Хаҗиева 38 ел Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Саба районы филиалы Кукмара бүлегендә санитар табиб ярдәмчесе булып эшли.

Эчә торган суың чистамы, сәүдә нокталарында, җәмәгать туклануы объектларында халыкка тәкъдим ителә торган азык-төлек куллануга яраклымы, оешма-предприятиеләрдә хезмәткәрләрнең эш шартлары тиешле таләпләргә туры киләме? 

Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Саба районы филиалы Кукмара бүлеге хезмәткәре Фәридә ханым Хаҗиева белән шул хакта сөйләштек.

Фәридә Хаҗиева инде 38 ел санитар табибы ярдәмчесе булып эшли.

«20 яшемдә Казан медицина училищесының санитар-фельдшер бүлеген тәмамлап, Кукмарага кайттым да шуннан бирле биредә инде мин. Көн саен Адай авылыннан йөреп эшлим. Безнең төп бурыч — халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү. Шуның өчен дә „Роспотребнадзор“ оешмасы хезмәткәрләре күрсәтмәләр биргәннән соң һәм шәхси эшмәкәрләрнең, оешмаларның гаризалары нигезендә урыннарга чыгып анализлар алабыз. Кибет, ашханә, кафе, мәктәп, балалар бакчалары, теш дәвалау бүлекләре, дәваханә... — барлыгы бер меңнән артык объектта азык-төлек, су, туфрак, һава тикшерелә, экспертизалар ясала, радиацион гигиена буенча тикшерүләр үткәрелә, санитар-химик һәм микробиологик күрсәткечләр буенча җентекле анализ ясау өчен пробалар Саба, Казандагы лабораторияләргә җибәрелә. Шулай ук без оешма-предприятиеләргә дә барып, хезмәт урыннарын карыйбыз. Һөнәри авыру диагнозы куелган кешеләрнең дә эш шартларын махсус приборлар ярдәмендә тикшерәбез», — ди ул.

Тикшерү өчен анализ алу гына түгел, аның нәтиҗәсен белү дә мөһим бит әле. Белгечнең сүзләренә караганда, соңгы вакытта пробаларның лабораторияләрдән начар кайтканы юк икән.

«Азык җитештерү предприятиеләрендә элеккеге белән чагыштырганда чисталык бик көчле хәзер. Хезмәтнең һәммәсе дә диярлек механикалаштырылган, кеше кулы тими дә диярлек. Безнең районда су да микробиологик яктан чиста, бераз катылык кына бар. Әмма аны бетерү буенча да эшләр башкарыла. Икмәк-булка изделиеләре, заказга кондитер әйберләре пешерүчеләр дә күп. Алар да үз продуктларын һәрдаим тикшертеп торырга тырышалар. Сездән рөхсәт алгач, күңел тыныч була, диләр. Безгә нинди су эчәм икән дип кызыксынган аерым кешеләр дә күп килә. Аларның да скважиналарыннан су пробасын алабыз. Кыскасы, ярты көн объектларга йөрсәк, ярты көнебез документ белән үтә», — ди Фәридә Гыйльмулла кызы.

Санитар бүлектә барлыгы дүрт кеше эшли. Фәридә ханым хезмәттәше Зөбәйдә Садыкова белән бергә райондагы хезмәт һәм туклану объектларыннан тикшерүгә анализлар ала.

«Кызларның икесе дә — зур тәҗрибәле, югары категорияле белгечләр. Профессорлар шикелле бик күпне беләләр, яшьләргә дә остаз булып торалар, һәрчак ярдәм итәләр. Алар барында эшләү үзе бер рәхәт», — ди бүлек мөдире Зөлфия Закирова.

Фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Хезмәт даны» 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk