Кукмара районыннан Фәнил Гарифуллин: «Мәшәкате күп шикелле тоелса да, каз асрау отышлы ул»
Кәчимир авылыннан Венера һәм Фәнил Гарифуллиннар гаиләсе исә менә берничә ел инде күпләп каз асрау белән шөгыльләнә.
Авыл тормышын, аның инеш, елга буйларын каз-үрдәкләрдән башка күз алдына да китереп булмый. Әле без кечкенә чакта гына да авыл урамнары каз тавышыннан шаулап торды. Тик соңгы вакытта каз асраучылар бармак белән санарлык кына калды. Кәчимир авылыннан Венера һәм Фәнил Гарифуллиннар гаиләсе исә менә берничә ел инде күпләп каз асрау белән шөгыльләнә. Алар бу эшнең барлык нечкәлекләрен белеп, тәмен-ямен тоеп башкаралар, файдасын да күрәләр.
Венера апа белән Фәнил абый икесе дә шушы авылдан, хәтта бер сыйныфта белем алганнар. Венера апа кечкенәдән спортка мөкиббән, район күләмендә узган волейбол, теннис ярышларында катнашып, бик күп медальләр яулаган. Әле дә спорт белән дуслыгын югалтмый. Фәнил абый исә кечкенәдән мал җанлы булдым, терлек, кош-кортлар яраттым, ди. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлаганнан соң, ветеринария институтын сайлаган.
«Элек авыл көтүенә 120 сыер чыга, мин аларның кайсы кемнеке икәнен таный, белә идем. Шуңа күрә ветеринария табибы белгечлеге алып, “Правда” хуҗалыгына эшкә кайттым. Рәис Шаһимәрдан Хасянов иң элек Кәчимир авылы бүлекчәсенә бригадир итеп куйды, аннан соң 25 ел хуҗалыкта баш зоотехник хезмәтен башкардым, хәзер исә “Урал” җәмгыятендә куркынычсызлык техникасы буенча тәэминатчы булып эшлим. Шәхси хуҗалыкта да электән мал-туар асрап көн күрдек. Йорт салып башка чыккач, бабай – Венераның әтисе – бер сыер бирде. Ул аларда торганда саудыртмый, тибенә иде. Бездә бер тапкыр да бу начар гадәтен күрсәтмәде», - диде Фәнил абый.
Тора-бара мал санын арттырганнар, бүгенге көндә Гарифуллиннар алты савым сыер, бозаулар, өч ат асрыйлар. Сөтлебикәләрне аппарат белән савалар. Сөтен үзләренең алучылары бар, шулай ук эремчек, каймагын да сорап торалар. Ә бозауларны үстереп, иткә озаталар. Каз асрауны исә илле баштан башлаганнар, аннан туксан, йөзгә җиткергәннәр, быел исә 120 каз бәбкәсе сатып алганнар. Әле болардан тыш җәй көне 60 бройлер чебиен эшкәртеп урнаштырып куйганнар. Башка елларны күркә дә асрый идек, диделәр.
Каз бәбкәләрен үстерергә җиңелрәк булсын өчен, Гарифуллиннар гаиләсе ана һәм ата каз тота. Бер ана казыбыз 25 ел яшәде, бу ата казга да егерме ел тирәсе, дип сөйләделәр.
«Ел саен кечкенә каз бәбкәләрен июнь аенда сатып алабыз. Иң элек аларны бер-ике атна аерым ояда, җылы ут астында тотабыз, аннары гына ата-ана каз янына чыгарабыз. Кечкенә каз бәбкәләре бераз тернәкләнеп киткәннән соң, аларны асрауның бер авырлыгы да юк. Берничә ел рәттән берсе дә үлмәде. Олы казларыбыз бик акыллы, шул ук вакытта усал булдылар, бәбкәләрен әйбәт сакладылар. Алар хуҗаларына ияләнәләр, чит-ятны якын да китермиләр. Хәтерлим әле: бер елны өйдә вакытта каз гаңгылдаган тавышны ишетеп, урамга йөгереп чыксам, каз канатларын җәйгән, ә каршысында төлке басып тора. Казның батыр кыяфәтен күрсәгез шаккатырлык. Аллага шөкер, соңгы елларны хуҗалыкка алай төлке килгәне юк», - диде хуҗабикә.
Хуҗаларга йөздән артык казны ашату өчен, көн саен ике казан азык пешерергә туры килә. Кечкенә чакларында ипи җебетеп бирсәләр, үсә төшкәч, пешкән бәрәңгене төеп, катнаш азык белән болгатып салганнар, соңгы вакытта арпа, бодай ашаталар. Малларга, кош-кортларга катнаш азыкны борчак, арпа, бодай кушып, тегермәндә үзләре тарталар. Хуҗалык ашлыгын җитәрлек итеп бирә, кышка терлекләргә сенажны да шуннан алалар икән.
«Иртә белән эшкә киткәндә казларның ашарларына җиде-сигез чиләк азык салып калдырам, кичкә тагын өстибез. Бодайны бик яраталар, бәрәңгене дә әйбәт ашадылар. Элек азык әзерләгәндә, изә-изә, куллар калмый иде, хәзер кисәкле килеш кенә салып куябыз. Каты азыкны кимерергә ярата алар. Шулай ук утарларына кәбестә алып кайтып салган идек, бөртеген дә калдырмадылар», - диде Венера апа.
Казлар өлгерсен өчен, алты айлап вакыт кирәк, дип сөйләде Фәнил абый, быел исә биш ай да җиткән. Былтыр декабрьгә кадәр үстергән булганнар. Бу кадәр казны эшкәртеп бетерү өчен, Гарифуллиннар, унбиш-егерме кеше чакырып, өмә оештыралар. Булышырдай туганнар, күршеләр, дуслар булганда, Аллага шөкер, авырлыгы юк, үзе бер күңелле генә, диделәр. Традиция буенча бу көнне өмәчеләрне сыйлау Фәнил абый өстендә. Бик тәмле пешерә, дип мактады Венера апа.
«Быел көз соңга калды, бераз җир өсте катырганын көттек. Бер көнгә кырыгарны эшкәртсәк, өч көндә җиңеп чыгарбыз дип ышанабыз. Элек казларны йолкыр алдыннан үтүкли идек, хәзер бакчадагы казанда пешеклибез. Болай эшләгәндә чиста, матур булып калалар. Ә башлары бала йонлы булса, кайнап торган балавызга тыгып алып, салкын суга салабыз. Балавызын кубаргач, чип-чиста булып кала. Мәшәкате күп шикелле тоелса да, каз асрау отышлы ул. Түшкәсе, эч-башлары гына түгел, хәтта мае, йонына да ия табыла. Әле казларны эшкәртмәдек, инде сораучылар бар. Күчтәнәчкә дә менә дигән ризык бит. Егермесен шунда ук “кәптит” иттерәбез, шулай ук тозлап, чормага да асып куябыз. Яңа елга хәтле казлар калмый да», - диде Фәнил абый.
«Бу кадәр эшкә ничек өлгерәсез?» - дип кызыксынам яңа танышларымнан, чөнки йорт-кура тирәсендәге мәшәкатьләрдән тыш Фәнил абый иртүк хуҗалыкка нәрәткә бара, ә Венера апа Манзарас мәктәбендә техник хезмәткәр булып эшли.
«Иртәнге сәгать дүрттә торсаң, барысына да өлгерергә була. Хезмәтнең рәхәтен тоеп эшләргә, иренмәскә, авырсынмаска гына кирәк. Аллага шөкер, балаларны укытканда да мал-туар зур ярдәм булды. Безнең авылдан читтә яшәүне күз алдына да китергәнебез булмады. Балаларыбыз да авыл тормышын сайлады. Бүгенге көндә улыбыз Илгиз, киленебез Зөһрә, оныклар белән бергә торабыз. Кызыбыз Фәнзилә Байлангар авылында кияүдә. Алга таба да шулай бергә-бергә, исән-сау эшләп гомер итәргә язсын», - диде алар.
Фото: Ризилә Корбанова/ «Хезмәт даны»; гаилә архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев