Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районыннан Азат Ярмөхәммәтов: «Балаларга торыгыз, янасыз бит дип кычкырдым»

...29 июль иртәсе, иртәнге сәгать 8ләр тулып киткән чак. Кукмара урамнары буйлап үзәкне өзә-өзә кычкыртып, зур тизлектә янгын сүндерү машинасы үтеп китте.

Ул көнне Азат Ярмөхәммәтов, оныкларына күчтәнәч алам дип, авыл кибетенә туктамаган булса, янгын искиткеч зур фаҗига белән төгәлләнгән булыр иде. 

...29 июль иртәсе, иртәнге сәгать 8ләр тулып киткән чак. Кукмара урамнары буйлап үзәкне өзә-өзә кычкыртып, зур тизлектә янгын сүндерү машинасы үтеп китте. «Тагын кайда икән инде янгын, и Аллаһы Тәгаләм, хәвеф-хәсрәтсез, кайгысыз гына булсын иде», — диеште янәшәдәгеләр. Берникадәр вакыттан соң Югары Арбашта сарай яна икән, дигән хәбәр килеп иреште. «Сарай гына булса ярар, башкасы булмасын», — дип, тагын сөйләшеп алдык. 

Сарай гына булмаган икән шул, аннан күчкән ут ялкыны берсеннән-берсе кечкенә 7 баласы белән яшәүче Елена һәм Ленар Корбангалиевларның йортларын да юк итә. Ходайның рәхмәте: 50 яшьлек авылдашлары Азат Ярмөхәммәтовның батырлыгы нәтиҗәсендә, аларның өйдә йоклап яткан дүрт балалары да исән кала. 

...Ленарны фермага эшкә озатканнан соң, Елена ике баласын балалар бакчасына илтеп китә, йокысыннан торган өченчесе дә алар белән ияреп бара. Бакчага барып җиткәч кенә хуҗалыкларында янгын икәнлеген белеп ала ул. Ә бу вакытта яңа гына аерган балын Түбән Арбашта яшәүчеләргә урнаштырып кайтып килүче авылдашы Азат Нурмөхәммәт улы алар каршысындагы кибеткә керә. 

фото: шәхси архивтан

«Оныкларга дигән тәмле әйберләрне сайлап торганда, урам ягыннан шатырдаган тавыш килде. Машинам шартлый, ахрысы, дип ашыга-ашыга чыктым. Карасам, каршыдагы хуҗалыкның сарай артыннан төтен күтәрелеп килә. Капкаларыннан йөгереп кердем, бер җиргә сарыклар укмашканнар иде, аларны куып чыгардым. Шуннан өйгә ашыктым. Килеп керүгә, балаларга торыгыз, янасыз бит дип кычкырдым. Ул вакытта инде аларны ишектән чыгарып булмый иде, чөнки өй ишекләре арттарак, сарай ягына таба урнашкан. Кайсы елый, кайсы тораташ катып калган 3 баланы берәм-берәм алгы як тәрәзәнең форточкасыннан чыгардым. Пластик тәрәзәләр, зур итеп ачылмый да. Шуннан күзем бишектәге сабыйга төште. Бишекне тартып алып тәрәзәдән чыгармакчы булам, сыймый. Янгынны карап торган кешеләргә дә ярдәм итегез әле дип кычкырдым, никтер ул вакытта берсе дә булышырга килмәде. Баланы, ул сигез айлык кыз икән, чүпрәкләргә төреп, икенче сыйныфта укучы кызга форточка аша курка-курка тоттырдым. Ныгытып тот, төшереп җибәрә күрмә, дидем аңа, борчылып», — ди Азат, сорауларыма җавап биреп. 

Шул арада форточка аша өйгә Елена да килеп керә. Инде ярдәмгә килгән ир-егетләр белән өйдән суыткыч, телевизор, мотоблок ише әйберләрне дә веранда тәрәзәсен ватып чыгаралар. Ә Елена, каударланып, документлар җыя. «Берзаман өй эчендә икәү генә калдык, янгын инде сарай артыннан бәреп кереп, өйнең тактадан гына бүлеп куйган стеналарын да ялмап алды. Өй эченә төтен тулды, сулап булмый башлады. Ә әйберләрен юрганга төреп җыйган Елена форточкага кысылып калды. Аны көч-хәл белән этеп чыгарып, аннан соң үзем сикердем», — ди Азат.

Әлеге минутларны тыңлавы, язуы, укуы гына уңайлы, ә анда нинди мәхшәр булганын безнең героебыз үзе генә беләдер. 

«Азат кайтмый да кайтмый, борчыла башладым, абыйсы Роберт та бал аертышырга булышырга дип безгә килгән иде. Урмандагы умартачылыкка менгәч, яңа бәрңге ашарбыз дип, бакчага чыктым. Карасам, кап-кара төтен, ут баганалары күтәрелә. Янгын булганлыгын күреп алуга, Роберт абыйга кереп әйттем, ә ул шунда чыгып йөгерде. Чөнки энесенең мондый вакытта иң беренче булып ярдәмгә ташланганын белә иде инде ул. Янгын сүндерелгәч, икәүләп кайтып керделәр, кап-кара төтенгә баткан Азат шок хәлендә, берни ачык кына сөйләми. Мунчага юынырга барганда даґ: „Миңа эссе, эссе миңа“», — диде ул. Күңел киеренкелегеннән урманда бал аертканда гына көн дәвамында әкренләп кайтты ул», — ди Азатның хатыны Илсөя. 

Эссе булмыйча соң! Балаларны коткарганнан соң, ул өенә кайтып китми, ә Корбангалиевларның күршеләренә ут капмасын өчен булыша башлый. «Өскә бер чиләк салкын су коям да тагын китәм», — ди.

Азатның тормышында янгыннар еш булмаса да очрый икән. Монысы — унынчысы. «Иң мөһиме: каушап калмаска, карап тормыйча ярдәмгә ашыгырга кирәк», — диде ул.

Азат Ярмөхәммәтовка 50 яшь. Ул — югары белемле энергетик, 3 кызының әтисе, ике оныгына бабай. Үз һөнәре буенча берникадәр эшләп алганнан соң, умартачылык белән шөгыльләнә башлый. Бүгенге көндә Өркеш урманында 40 баштан артык умарталары бар, хуҗалыкларында 14 баш эре терлек асрыйлар. Яшел Үзән районында туып-үскән Илсөясе белән бар эше дә бергәләп башкаралар, чын мәгънәсендә, иңнәрен-иңгә куеп гомер итәләр. 

«Азат тормышта да батыр һәм тәвәккәл ул. Шундый булмаса моның кадәр хуҗалыкны алып бара да алмас иде. Иртәнге сәгать 4тән без инде аяк өстендә. Малларны караганнан соң, умарталыкка китәбез дә көн дәвамында шунда булабыз. Пай җирләребез бар, печән чәчәбез, иген үстерәбез», — ди Илсөя.

Ярмәхәммәтовларны Өркеш авыл җирлеге башлыгы Альбина Әгъләмова бары тик мактап кына телгә ала. «Алар безнең күршебездә яши. Азат абый —герой ул, мин аны белән горурланам. Ул булмаса, нәрсә булачагын күз алдына китерергә дә куркам. Аның ярдәме белән без фаҗигагә тарымадык», — ди җитәкче ханым.

Әйе, чын герой ул Азат Ярмөхәммәтов! Янәшәбездә булган безнең заман герое!

Бүгенге көндә бернәрсез 7 бала белән (иң олысына — 12 яшь) урамда калган Корбангалиевлар гаиләсенә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап номеры 2202200923366874. Телефон номеры 89393752417, Корбангалиева Елена Юрьевна (для погорорельцев дип күрсәтергә).

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев