Кукмара районыннан Анатолий Кирилов: «Эшеңнең нәтиҗәсе үзеңә ошарга тиеш»
Югары Чура авылыннан Анатолий Кириловның остаханәсенә килеп кергәч, үзеңне әкият иленә эләккән кебек хис итәсең. Агачтан ниләр генә ясамый ул: елан эләктергән горур бөркет канатларын җәеп тора, пар атлар каядыр җилдерә, ул аю, кабан дуңгызының күз карашлары гына да ни тора! Әйе, хайваннар дөньясы бик бай биредә.
Без килгән вакытта Анатолий абыйның тау кәҗәсе ясаган вакыты иде. Сынчының остаханәсендә җылы, якты, агач исе аңкый. Пөхтәлек, тәртипкә дә игътибар иттек: барлык хезмәтләре киштәләргә урнаштырылган, эш кораллары рәт-рәт итеп тезелгән...
Анатолий абый алты балалы ишле гаиләдә дөньяга килә: алты малай һәм бер кыз үсә алар. Әтисе Николай — колхозда комбайнчы, әнисе Лиза сыер савучы булып хезмәт куя. Анатолий абый кечкенәдән рәсем ясарга ярата.
«Мәктәптә дивар газеталарына рәсемнәр ясый, төрле конкурсларда катнаша идек. Ничәнче сыйныфта укыгандадыр, бер егет конкурска трактор ясап алып килде. Бик төгәл, матур чыккан иде ул. Ә мин урман кырыенда тәрәзәсендә уты янып торган аучы өе ясадым. Шул вакытта эчтәлеге өчен беренче урынны миңа бирделәр. Степан Николаевич рәсем фәненнән укытты. Ул гел сугыш турында сөйли дә кая рәсемнәрегез дип җыеп ала иде. Аны тыңлап, ясарга да җитешмичә калган чаклар булды. Рәсем ясау сәләте безгә әтидән бирелгәндер дип уйлыйм. Ул бик оста мич чыгаручы була, тәрәзә борыслары да ясый иде. Энекәшләрнең дә кулыннан килә. Федорның махсус белеме юк, укымады, әмма бик сәләтле. Клублар эшләгәндә зур-зур панноларны ул ясый иде. Валерий энекәш тә агачтан әйберләр ясамый, әмма башка эшләргә кулы ята», — диде әңгәмәдәшем.
Мәктәпне тәмамлаганнан соң, егет сәнгать училищесына юл тота. Шунда иң беренче агачтан аҗдаһалар ясый. Шулай ук уку йортында гипс белән эшләргә дә өйрәтәләр. Анда бер ел укыгач, аны армиягә алалар. Башта Калининградта өйрәнүләр уза, аннары Казахстанда чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.
«Кулым эш белгәнлектән, солдатлар, командирлар да хөрмәт итте. Әле дә хәтерлим: часть командиры, хатыны, балаларының кара каләм белән портретларын ясаган идем. Армия альбомнары да миңа эләкте, Кытай чигендәге тауларны кәгазьгә төшерә идем», — дип искә ала оста.
Анатолий абый бик матур итеп гармунда да уйный. Моңа үзлегеннән өйрәнгән. Бу сәләт исә әнисе ягыннан килә, чөнки ул бик моңлы итеп җырлый торган була. «Сәнгать мәктәбендә укыган вакытта безне ресторан бизәргә җибәрделәр. Шунда гармунда уйнаганымны консерватория директоры күреп алды да үзләренә әзерлек курсларына чакырды. Бер Ташкент малае белән баян курсларына йөреп карадык, әмма уку теләге булмады», — диде ул, яшьлек елларын искә төшереп.
Сәнгать мәктәбендә белем алганнан соң, Анатолий абый Казандагы җиһаз җитештерү заводында хезмәт куя. Аннары туган авылына кайтып, хуҗалыкта рәссам булып эшли башлый.
«Ул вакытта колхозларга рәссамнар җитми иде, чөнки бөтен таблица, плакатлар, лозунглар кулдан язылды. Әлеге эшкә җиде-сигез ел гомерне багышладым. Аннары "шабашка"да йөрдем, буралар бурарга чакыралар иде. Хәзер исә төзелеш оешмасында хезмәт куям, бүгенге көндә 3нче урта мәктәп территориясендә салына торган яңа бинада эшлибез. Гел бер эш ардыра бит ул, төрлелек кирәк. Буш вакытларымда остаханәгә кереп, күңелемә ошаган хезмәт белән шөгыльләнәм», — диде Анатолий Николаевич.
Анатолий абый сыннар ясаганда төп юкә агачы куллана. Аны табигый шартларда, күләгәдә, яңгыр тими торган урында киптерә. Мондый материал белән эшләве җиңел, ди. Чөнки анда бик вак, нечкә элементларны да ясарга була икән. Ул кителми, ә башка агачлар ярылырга мөмкин.
«Юкә чит илләрдә бик кыйммәтле материал санала, без генә кадерен белмибез. Хәзерге заманда экология законнары бик катгый, шуңа күрә корган агачларны гына кулланабыз. Әзер материалны сатып та алырга туры килә. Ә сыннарны җитештерү вакыты аның катлаулыгына карый. Бик зур әйбер булмаганда, дүрт-биш көндә ясарга мөмкин. Әмма кайберсенең һәр элементын аерым-аерым эшләргә туры килә. Мәсәлән, елан белән бөркет сынын ясау өчен бер ай вакыт китте», — дип сөйли сынчы.
Анатолий абый элек сыннарның эскизларын үзе уйлап чыгара торган булган, ә хәзер интернеттан да файдаланам, ди. Иң элек образны күз алдына китереп, пластилиннан әвәләп куя. Моның өчен аңа ун-унбиш минут вакыт җитә. Аннары кулына төп эш коралларын ала. Бу — пычкы, пычакларның бик күп төре һәм башкалар. Аның остаханәсендә станокларның да ниндиләре генә юк! Тырыш, оста куллы райондашыбызның эшләре Кукмарада гына түгел, күрше-тирә районнарда да урын алган.
«Сынны ясаганнан соң, аның нәтиҗәсе үзеңә ошарга тиеш. Әгәр күңелеңә хуш килми икән, башкалар да аны үз итмәячәк», — диде ул.
фото: Ризилә Корбанова/ «Кукмор-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев