Кукмара районында туып-үскән кешене кабат исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен хөкем итәчәкләр
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.
Кукмара районы прокуратурасы 24 яшьлек җирле кешегә карата кузгатылган җинаять эше буенча гаепләү актын раслады. Ул административ җәзага тартылган килеш, исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә итүдә гаепләнә.
Эш материаллары буенча, әлеге ир-ат 2025 елның 12 апрелендә Кукмара районының Иске Каенсар авылында исерек хәлдә Лада Калина автомобиле руле артында полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарлана.
Документлар тикшергәндә ачыкланганча, 2025 елның февраль аенда ул исерткеч эчемлекләр кулланып руль артына утырган өчен административ җаваплылыкка тартылган була.
Ул вакытта әлеге ирт-атка 45 мең сум штраф һәм 1 ел 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителү җәзасы билгеләнә.
Ир-ат үз гаебен тулысынча таныды.
Җинаять эше судка җибәрелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев