Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында торак йортның түбәсе һәм сарай янган

Янгын Каенсар авылында була.

2024 елда Кукмара районы территориясендә беренче янгын 17 гыйнвар көнне була. 23 сәгать 18 минутта 117нче янгын сүндерү-коткару частеның элемтә пунктына Каенсар авылының Тукай урамында шәхси хуҗалык януы турында телефон аша хәбәр алына.

Янгын сүндерүчеләр килгәндә, сарай һәм торак йортның түбәсе ачык ут белән яна торган була. Аның бөтен йортка таралу куркыны да яный. Янгын сүндерү подразделениесен күршеләре каршы алып, әлеге йортта яшәүче алты кеше үзләре эвакуацияләнүе турында хәбәр итә.

Нәтиҗәдә 135 квадрат метр мәйданда торак йортның түбәсе, бер бүлмә һәм сарай кара күмергә әйләнә.

Фото:117нче янгын сүндерү-коткару часте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев