Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында прокуратура ярдәмендә инвалид мөһим дару препаратлары белән тәэмин ителгән

Ир-атка кирәкле 4 препаратка рецепт бирмәгәннәр.

Кукмара районы прокуратурасы район үзәк дәваханәсендә дарулар белән тәэмин ителеш турындагы законнарның үтәлешен тикшерде.

Мөрәҗәгать итүче 2020 елдан дәүләт социаль ярдәме, шул исәптән бушлай дару препаратларын алу хокукына ия затлар регистрында исәптә торган.

Бу елның июль аенда ир-атка кирәкле 4 препаратка рецепт бирмәгәннәр. Медицина оешмасы әлеге даруларга заявканы вакытында формалаштырмаган.

Шуңа бәйле рәвештә район прокуратурасы медицина учреждениесе җитәкчесенә күрсәтмә бирде.

Прокурор актын карау нәтиҗәләре буенча хокук бозулар бетерелде, мөрәҗәгать итүче барлык кирәкле дарулар белән тәэмин ителде, җаваплы вазыйфаи затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk