Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында «Профессионаллар-2025» чемпионатының «Урман кисүче» компетентлыгы буенча ярышлар узды

Ярышларда Лубян урман-техник көллиятенең 1, 2 һәм 3 курс студентлары катнашты.

Лубянда һөнәри осталык буенча «Профессионаллар-2025» чемпионатының төбәк этабында «Урман кисүче» компетентлыгы буенча ярышлар узды.

Кукмара районында «Профессионаллар-2025» чемпионатының «Урман кисүче» компетентлыгы буенча ярышлар узды

Ярышларда Лубян урман-техник көллиятенең 1, 2 һәм 3 курс студентлары катнашты. Конкурсантларны эксперт-остазлар — ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының мөлкәт, техник үсеш һәм хезмәтне саклау идарәсенең бүлек башлыгы урынбасары Айрат Низамиев һәм ТР «Урман янгыннары үзәге» директоры Айдар Гайфуллин озата йөрде.

Кукмара районында «Профессионаллар-2025» чемпионатының «Урман кисүче» компетентлыгы буенча ярышлар узды

Чемпионатта катнашучылар бензопычкының чылбырын алыштыру, агач кисеп аудару, бүрәнәләрне катнаш кисү, ботакларны кисү, диләнке баганасы ясау һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча биремнәрне үтәде.

Кукмара районында «Профессионаллар-2025» чемпионатының «Урман кисүче» компетентлыгы буенча ярышлар узды

Исегезгә төшерәбез, быел «Профессионаллар-2025» һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы 2025 елның 27 гыйнварыннан 15 мартына кадәр 92 мәйданчыкта оештырыла.

Кукмара районында «Профессионаллар-2025» чемпионатының «Урман кисүче» компетентлыгы буенча ярышлар узды

Ярышлар төп яшь категориясендә 215 компетенция буенча һәм «Юниорлар» категориясендә 115 компетенция буенча узачак. Чемпионатта урта һөнәри белем бирү учреждениеләреннән 1350 студент һәм 650 укучы катнашыр дип көтелә.

Кукмара районында «Профессионаллар-2025» чемпионатының «Урман кисүче» компетентлыгы буенча ярышлар узды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев