Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Кукмара районында Өлге-Нырты совхозы юлында капиталь ремонт эшләре бара

Өлге-Нырты юлын төзекләндерү программасы ике елга исәпләнгән.

Өлге-Нырты совхозы юлында республика программасы буенча капиталь ремонт эшләре бара.

Нырты совхозы ягына таба баручылар юлның шулкадәр начар хәлдә, чокыр-чакырлы, сикертмәле, урыны белән хәтта кайбер өлешләре транспорт йөртүчеләргә куркыныч та булуыннан еш зарлана иде. Шөкер, тиздән проблема уңай якка хәл ителәчәк: 13 майда биредә юл төзелешенә керешкәннәр. 

Кукмара районында Өлге-Нырты совхозы юлында капиталь ремонт эшләре бара

«Татавтодор» җәмгыятенең Саба филиалында юл мастеры булып эшләүче Илнур Сабуров сүзләренә караганда, хәзерге вакытта юл төзелеше хезмәткәрләре биредә юл өслеген тиешле таләпләргә туры китереп тигезләү, ныгыту, кайбер кишәрлекләрне кисеп алып, өстәмә балчык салу, асфальт түшәү өчен нигезен әзерләү эшләрен башкара.

Кукмара районында Өлге-Нырты совхозы юлында капиталь ремонт эшләре бара

«Капиталь ремонт вакытында быел Өлге-Нырты совхозы юлының ике чакрым өлеше тулысынча яңартыла. Алга таба юлның калган кишәрлекләре дә тәртипкә китереләчәк. Юл эшләренә техникадан экскаватор, ике бульдозер, амкадор, каток һәм 7-8 КамАЗ машинасы җәлеп ителде. Иң элек без элеккеге асфальтны кырдырып җыеп алдык һәм вакытлыча ясалган юлга салдык. Хәзерге вакытта Нырты авылы халкы, Ятмас-Дусай аша чыгып, шул юлдан йөри. Ремонт барышында урыны белән ике метрга якын җир киселде һәм ныгытып яңадан эшләнде. Шулай ук юл борылышта әзрәк турайтылды да. Әлеге юлның ике урынында су ага торган торбалар да алыштырылды», — ди Илнур Зиннур улы. 

Без барганда, юл төзелеше хезмәткәрләре грунтны стабилизацияләү, ягъни өслекне ныгыту белән мәшгуль иде. 

«Әлеге этапта 1 квадрат метр мәйдан җиргә 8 килограммга кадәр известь кертелә. Юлның нигезе тулысынча әзер булгач, өслеккә 20 сантиметр калынлыкта ком, 25 сантиметр ком—вак таш катнашмасы, соңыннан ике катлам асфальт җәеләчәк. Бу көннәрдә һава торышы бераз көйсезләнеп торса да, юл эшендә тоткарлыклар булмады», — ди юл мастеры.

Кукмара районында Өлге-Нырты совхозы юлында капиталь ремонт эшләре бара

Техникаларның барысы да куәтле, бульдозерлар заманча «3Д» системасы белән җиһазландырылган. Яңгыр явып торганда да әкрен генә үз җаебызга эшләдек, юл кырыйларын тигезләп бардык. 

Илнур Сабуров әлеге участокта Саба, Арча һәм Кукмара филиалы бригадалары эшләвен билгеләп үтте. 

«Егетләрнең барысы да тырыш, тәҗрибәләре зур, осталыклары еллар дәвамында тупланган. Шуның өчен аларны өйрәтеп тә торасы юк, үз эшләрен белеп, тиешенчә башкаралар. Без аларның хезмәтеннән канәгать», — диде ул. 

Бульдозер машинисты Фәнис Мирасов алтынчы елын эшли икән. Бирегә урнашканчы да ул 10 ел куәтле техника иярләгән булган. 

Кукмара районында Өлге-Нырты совхозы юлында капиталь ремонт эшләре бара

«Электән техниканы яраттым. Хәзер эшли торган бульдозер машинасының үзенчәлекләрен дә биш бармагым шикелле беләм. Безнең бурыч — юл кырыйларын ныгыту. Балчыкны бер урыннан алабыз, икенче урынга илтеп өябез, тигезлибез. Хезмәтебез шактый катлаулы, әмма без зарлана торганнардан түгел. Үзебезгә йөкләнгән эшне тиешле таләпләр нигезендә башкарабыз. Бульдозерның алай ватылып тилмерткәне юк. Вак-төяк көйсезләнүләр булганда, үзебез төзәтәбез, ә инде катлаулы проблемалар килеп чыкса, белгечләрнең ярдәменнән башка булмый. Шуны да әйтеп китим: чит ил техникаларында эшләү күпкә уңайлы, аларда заманча мөмкинлекләр зур. Механизаторлар өчен анысы да мөһим», — ди ул.

Өлге-Нырты юлын төзекләндерү программасы ике елга исәпләнгән. Ремонт эшләре 2027 елга кадәр дәвам итәчәк. 

фото: Алсу Сәләхетдинова/ «Кукмор-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев